Казанның Вахитов районы судында Украинадан килгән 41 яшьлек икътисадчы Дмитрий Русановка карата җинаять эшен тикшерә башладылар. Ул финанс пирамидасы оештырып, берничә ел эчендә 409 кешенең 160 миллион сумнан артыграк акчасын үзләштерүдә гаепләнә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, Русанов 2015 елның декабреннән 2017 елның ноябренә кадәр, ике кредит кооперативы җитәкчесе буларак, елына 11дән 19 процентка кадәр арттырып түләргә вәгъдә итеп, халыктан акча җыйган. Әмма берникадәр вакыттан соң кертемчеләргә процентлар түләнми башлаган. Нәтиҗәдә 409 кеше акчасыннан мәхрүм калган. Алар арасында Татарстанда яшәүчеләр дә бар. Кооперативның төп офисы Казанда урнашкан булган.