“Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” форумына гаризалар кабул итү төгәлләнә

“Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” республика форумына гаризалар тапшыру дәвам итә. Анда республикада яшәүче 14тән 30 яшькә кадәрге егет-кызлар үзләренең идеяләре белән таныштыру мөмкинлегенә ия булачак.

Форум йомгаклары буенча җиңүчеләр 300 мең сумга кадәр грант ярдәменә, Татарстан Хөкүмәте хуплавына һәм инвесторлар табуга исәп тота ала.

Форумга инде меңнән артыграк гариза кабул ителгән. Иң популяр юнәлеш –“Мәдәният һәм сәнгать территориясе” мәйданчыгы. Университетлар арасында Казан федераль университеты беренче урында бара: әлеге уку йортында белем алучы 150 студенттан форумда катнашуга гариза кергән.

Гариза тапшыру өчен 15 мартка кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлеп, үзеңнең проектың турында мәгълүматлар тутырырга кирәк. Форумны оештыручылар гаризалар  тапшыру чорында Вконтакте рәсми челтәрендә консультацияләр үткәрә. Чараның финалы май аенда Татарстан Республикасы җитәкчеләре катнашында узачак.

Республиканың сәяси эшлеклеләре, зур компанияләр вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр ун тематик мәйданчык остазлары һәм җитәкчеләренә әйләнәчәк. Алар арасыннан – “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов, Яшьләр эшләре министрлыгының иҗтимагый советы рәисе урынбасары, Казан “Яшьләр казанышлары” үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Ләлә Бикчәнтәева, “Татарстан Республикасы ихтыяриларының мәгълүмат-ресурс үзәге” оешмасы башкаручы директоры, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасының волонтерлар белән эшләү буенча департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин.

Форум 3 этаптан: гаризалар тапшыру, республика министрлыклары һәм ведомстволарында мәгариф программасы нигезендәге “очный” этап һәм иң яхшы проектлар  буенча финал күргәзмәсе э(94%) тапларыннан тора.


Фикер өстәү