Өйдә кем хуҗа? Президент – мәктәп, милләт һәм күпхатынлылык турында

Президентның 8 Март бәйрәме алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуы быел гадәттәгечә булмады. Бер төркем иртә таңнан Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә юл тотты. Икенчесе 186 нчы лицей белән танышты. Рөстәм Миңнеханов исә икесенә дә өлгерде. Болай эшләү аңлашыла инде, нәрсә дисәң дә, яңа туган бәбиләр өчен дә, мәктәптә укучы балалар өчен дә күбрәк әниләр җаваплы.

Бәбиләр

Перинаталь үзәк – Татарстанда өченче дәрәҗәдәге акушер-гинекология хезмәте. Өченче дәрәҗә дигәнен иң катлаулысы дип аңлаттылар. 2001 елда аның 100 ятакка исәпләнгән беренче корпусы ачылган иде. Әмма ул төрле чирләре булган бәби табучыларга җитәрлек булмады. Шуңа күрә дә 2014 елда Федераль программа нигезендә яңасы төзелә башлап, 2016 елда ул сафка басты. Бүген үзәк берьюлы 195 әнине кабул итә ала. Монда ел саен 8 мең хатын-кыз бәби таба. Бу исә 5 көнгә 30 бала дигән сүз. Эшли башлаганнан бирле үзәктә 87003 ханым 88000 бала тапкан.
Рөстәм Миңнеханов өченче бала «артыннан килгән» Мулләхмәтовлар гаиләсен котлады. Алия ике баласын 4 нче балалар йортында тапкан булган. Йөрәк белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле, бу юлы аңа перинаталь үзәккә юллама биргәннәр. «Монда барлык белгечләр дә янәшәдә. Берәр хәл булса, шундук ярдәмгә килерләр иде. Шуңа күрә курку дигән нәрсәне бөтенләй онытасың», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов үзәктә эшләүче хатын-кызларны да ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады.

Очрашу

Журналистлар белән очрашуда да әңгәмә әниләр һәм бәбиләр тирәсендәрәк барды.

Гаилә турында. «Гаиләдә берничә бала үсәргә тиеш, – диде Президент. – Бер генә бала булганда төрле каршылыклар килеп чыгарга мөмкин». Кайбер журналист кызлардан: «Сез кияүдәме әле, балаларыгыз бармы?» – дип сорашып алды. Булмаса, киләсе елда аларны алтын балдак кигән килеш күрергә өметләнде. Демография мәсьәләсен хәл итәргә өндәде. Яхшы кеше юк бит әле, дип шаяртканга, фәлсәфәгә бирелеп китте.

– Элек авылларда яучы әбиләр бар иде ул. Хәзер алар да бетте. Төптәнрәк уйлап карасаң, бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Бәлки, электрон база булдырыргадыр, – дип Аппарат җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Әсгат Сәфәров, килешүен белдереп, баш какты.

Күпхатынлылык турында. Бу хакта сүз чыккач, кайсыдыр, Фаина Раневская, ир-ат бер генә тапкыр өйләнсә, димәк, ул – ялкау дигән сүз» дип язып калдырган, диде. Моңа каршы Рөстәм Миңнеханов: «Бу очракта мин ялкау булырга телим», – диде, күпхатынлылыкны хупламавын белдерде.

Ашау-эчү турында. Сез үзегез әзерләп ашыйсызмы, дигән сорауга Президент уены-чыны белән җавап бирде. «Ә нишләп мин әзерләргә тиеш әле? Минем өйдә хатын бар бит. Эшкә килгәч, ашханәгә керәм». Ә җитди сөйләшүгә күчкәч: «Мин хәтта аш та пешерә беләм, шашлык ясыйм. Безнең әни, улым, хатының команда биреп яшәмәсен дисәң, пешерергә өйрән. Аңа бәйле булып яшәмә, – дип әйтә иде. «Ашап утырыгыз әле. Бик тәмле бит. Минем өчен беренче чиратта – ашау-эчү, аннары гына эш», – дип, көлдерә-көлдерә журналистларны сыйлап алды. Ул ара булмады: «Эшләргә генә ярата торган ир-атлар бар ул. Менә Сәфәров шундый», – дип шаяртып алды. Анысы исә, аклангандай, ә нәрсә, мин дә бәрәңге кыздыра беләм, диде.

Мәктәп турында. Бу хакта сүз чыккач, тагын ашау-эчү тирәсендәрәк әйләндек. Чыннан да, балалар өчен бик мөһим бит инде ул. Президент, 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатуга республика әзер, диде.

– Иң мөһиме, азык-төлекнең искермәгән, сыйфатлы булуы кирәк. Искергән иттән тәмле аш пешереп булмый. Бу яктан авылларда мәсьәләне җиңелрәк хәл итәргә була. Берәр фермердан ит яки сөт алсаң, авыл кешесе, гөнаһка батып, начар азык-төлек сатмаячак. Аны контрольдә тоту да җиңелрәк. Әлбәттә инде, беренче чиратта балаларга кайнар ризык ашарга кирәклеген аңлату кирәк. Минемчә, алар аны сыйфатсыз булганга ашамыйдыр. Аннан килеп, мин мәктәп буфетларында кәнфит кебек татлы ризыкларны бөтенләй саттырмас идем. Башкасы булмагач, тамагы ачса, тәкъдим ителгән кайнар ризыкны ашый инде бала.

Милләт турында. Бу темага кагылгач, журналистлар җырчы Гүзәл Уразованы телгә алдылар. Ул Башкортстан телевидениесендә бер әңгәмә вакытында үзен башкорт милләтеннән дип ычкындырган иде. Президент бу сорауга бик тыныч җавап бирде. «Һәркем үзенең нәселен белергә тиеш, – диде ул. – Милләтең белән горурланмагач, ничек була инде ул? Андый кешеләр бүген – татар, иртәгә – башкорт, берсекөнгә урыс булырга мөмкин. Бу – һәр кешенең шәхси эше. Мин андыйларны гаепләмим. Катнаш гаиләләргә дә мөнәсәбәтем шундый ук. Табышканнар, кавышканнар икән, бу – аларның эше. Ә балалары нинди милләттән булуларын үзләре хәл итәр. Уразовага килгәндә исә, мөгаен, аңа Башкортстанда берәр проблеманы хәл итәргә кирәк булгандыр».

Җитдирәк мәсьәләләргә күчеп, Конституциядәге төзәтмәләр, шикәр заводларының проблемалары хакында гәп куертып алгач, яңадан балачакка әйләнеп кайттык.

Үзе турында. «Дөресен генә әйткәндә, мин мәктәпкә йөрергә әллә ни яратмадым, – диде ул. – Әмма яраткан фәннәрем бар иде: математика, тарих, география, физика. Кемдер техника белән кызыксына, кемдер гуманитар өлкәгә китә. Мәктәптә моның өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Шулай да иң яхшы тәрбия гаиләдә дип уйлыйм. Яхшы әти-әни өйрәтми ул, үз үрнәгендә тәрбияли. Аларның кабатлап-кабатлап әйткән сүзләре гомерлеккә колакка эленеп кала. Мәсәлән, ашый башлаган ризыкны калдырма, табын яныннан киткәндә амин итәргә онытма, дигән сүзләрне кайсыбыз гына хәтерләми. Тәрбиянең бер төре бит инде ул».

Президентны дини яктан да «сынап» карадылар. «Зур бәйрәмнәрдә мәчеткә йөрим. Бәлки, вакыт үтү белән намазга утырырга да мөмкинлек булыр», – диде ул. Бу вазифадан китә калсагыз, нишлисез, дигән сорауга да аптырап калмады. «Бизнеска китәм. Мин табигатем белән эшмәкәр бит. Эшче урыннар булдырырмын. Кешеләргә ярдәм итәрмен», – диде. Президентның киеменә дә «бәйләнеп» алдылар. «Кайбер ир-атларның сезнеке кебек күтәренке якалы костюм киясе килә, тик шүрләбрәк торалар», – дип турыдан-туры әйттеләр. «Бик уңайлы ул. Галстук та кирәкми. Бу бит – мөселман киеме. Традицияләрне генә түгел, киемнәрне дә онытмаска кирәк. Теләгән кеше кисен генә», – диде Рөстәм Миңнеханов, елмаеп.

Хатын-кызлар турында. Әгәр Президент хатын-кыз булса… дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов уңай җавап бирде. Аннан: «Гаилә барыбер хатын-кыз җилкәсендә бит. Эше дә өйгә кайтып керми торган булса, кыенга туры киләчәк. Җитәкчеләр арасында ир-атларның күп булуын мин бары тик шуның белән генә аңлата алам», – диде. Журналистлар да вакыт белән исәпләшмиләр инде, дип безнең хәлебезгә дә керде. Хәер, ел саен безне җыеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыруы, фотоларга төшеп, чәчәкләр бүләк итеп, безне котлавы үзе үк Президентның хатын-кызларга булган мөнәсәбәтен күрсәтеп тора инде.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү