Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?

Калерия, Забава, Линда, Камал һәм Агния… Ел башыннан бирле башкалада туган сабыйларга кушылган иң сирәк исемнәр бу. Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе мәгълүматларына ышансаң, киләчәктә Нурислам, Мәликә, Арина, Әмир, Тимур, София, Милана исемле малай-кызларның адашлары күп булырга охшап тора. Ник дигәндә, яңа елда туган сабыйларга нигездә әнә шундый исемнәр кушылган.

Татарстан Фәннәр академиясендәге Гаилә һәм демография үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Гүзәл Зинәтуллина сүзләренә караганда, замана ата-аналарының балага исем сайлавында ниндидер тенденция күзәтелгәнне төгәл генә әйтеп булмый. «Кемдер, модага ияреп, баласына заманча исем куша. Икенче берәүләр элеккеге саф татар исемнәренә өстенлек бирә. Баланың исеме әтисенең исеме белән яңгырашлы булсын дип тырышучылар да, нәселләрендәге әби-бабай исемен кушучылар да бар», – ди белгеч.

«Исемең матур, кемнәр куйган?» – дип сорыйсы гына җиңел шул! Яңгырашы белән генә түгел, мәгънәсе белән дә колакны иркәләүче матур исемне сайлау ай-һай кыен! Белгеч шундый уйлар белән баш ваткан ата-анага берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итә. «Баласына үзебезчә, матур исем сайларга теләгән ата-анага иң элек «Татар исемнәре китабы»н ачып, күңелгә ятышлы исемнең мәгънәсе белән танышырга киңәш итәр идем. Олылар белән киңәшләшсәң дә артык булмас. Баламның шушы исем белән гомер буе яшисе бар бит, дигән уй да баштан чыкмасын иде. Исемнең кеше язмышына йогынты ясавын да истән чыгарырга ярамый. Танышларым арасында «-нар», «-нәр»гә беткән исемнәрен алыштыргач: «Тормышым яхшы якка үзгәрде», – дип сөенүчеләр шактый. Шулай булгач, бу сүзләрнең хаклыгына ышанмый хәл юк», – ди Гүзәл ханым.

«Этнеке дә «М»га башлана»

Җырчы, күп кенә көйләр авторы Мәүлидә Нургали исемнең язмышка тәэсире булуга үз тәҗрибәсендә инанган. «Исемемнең мәгънәсен белгән мәлгә кадәр үземне һәрвакыт бала кебек хис итә идем. Бераздан эзләнә башладым. Мәгънәсен ачыклагач, күңел халәтемне дә аңладым. Баксаң, Мәүлидә исеме «яңа туган кыз бала» дигәнне аңлата икән», – ди җырчы.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек иҗади пар – Илсур Мортаза белән Мәүлидә Нургалинең оныклары туган иде. «Балалар бик күп исемне барлагач, Оливия дигәненә тукталдылар. Итальян теленнән «тынычлык билгесе» дип тәрҗемә ителә. Исем кушканда хәзрәт каршы килер дип шикләнгән идек. Тик ул моны тыныч кабул итте. Оливия исеме җисеменә туры килсен, диде. Моңа бик шатландык», – дип искә алды Мәүлидә ханым үзенчәлекле исем кушкан чакларын.

Үзенчәлекле димәктән, Актанышның район мәдәният йортында кырык елдан артык хезмәт куйган Мәгыйс Әһлетдинов та – үзгә исем иясе. «Әти- әнием диндар кешеләр иде. Бу исемне, бәлки, берәр нинди дини әһәмияте өчен кушканнардыр. Кайдандыр укыганым булды: Мәгыйс грекчадан «дөреслек» дип тәрҗемә ителә икән, – ди ул. – Безнең туганнар арасында егермедән артык кешенең исеме «М» хәрефенә башлана. Традицияне дәвам иттереп, улларыма да Мәҗит, Мирсил, Мирсаф дип исем куштырдым. Мәгънәсе начар түгелдер дип уйлыйм. Әйтергә җайлы, ике генә иҗек, яңгырашы да матур кебек. Әле бер чорда безнең Муйнак, Мутан, Муфик кушаматлы этләр дә бар иде. Менә шундыйрак кеше инде мин». Исемнең язмышка йогынты ясавына да шикләнеп карый Мәгыйс Әһлетдинов. «Минем белән бергә Робсон, Джон исемле егетләр эшләде. Барыбер безнең кебек булдылар, чит-ят гадәтләрен белмим», – ди ул.

«Матур исемгә хакы бар»

Балага исем сайлау, исем кушу йоласына иң җитди караган район – Балтач дисәк, арттыру булмас. Ник дигәндә, биредә ел саен һәр авылда балаларга нинди исемнәр кушылуга анализ ясыйлар, мәгънәсез исемнәрне ачыклыйлар. Районда мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны да бүләкләп торалар. «Аллаһка шөкер, хәзер балаларга күбесенчә мәгънәле, матур исемнәр кушалар. Бүген бездә Ильяс, Йосыф, Салих, Зәйнәп, Әминә, Хәлимә кебек матур исем йөртүче балалар күп», – дип сөенә Балтач районының имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам дә балага матур исем кушарга өндәгән. Матур исем дигәндә нәрсә күздә тотыла соң? Җәлил хәзрәт фикеренчә, баланың исеме йә татарча, йә гарәпчә, йә төрекчә яхшы мәгънәгә ия булырга тиеш. Баласына матур исем сайларга теләгән ата-анага да шул киңәшне истә тотарга куша ул. «Күп кенә ата-ана: «Бала – минеке, нинди исем телим – шуны кушам», – дип уйлый. Бүген һәр биш хатын-кызның берсе бала таба алмый. Бала – Аллаһы Тәгалә бүләге. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән икән, ул баланың матур исем йөртергә хакы бар. Кеше, олыгайгач, үз исеменә ничек карар, ата-ана шуны да уйларга тиеш», – ди Җәлил хәзрәт.

Татарстанның баш казые исемнең кеше язмышына йогынтысы булуын да инкарь итми. Дәлилләре дә саллы. «Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң – кристалларның сурәте ямьсез хәрабә хәленә килә һәм ул су кешегә бик начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80 проценттан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлау кыен түгел», – ди Җәлил хәзрәт. Билгеле булганча, арабызда якын кешесенең истәлеге булсын дип, баласына үлгән кеше исеме кушучылар да бар. Күпләр моңа сагаеп карый. Сабый киләчәктә мәрхүмнең язмышын кабатламасмы, янәсе. Җәлил хәзрәт моның ише фикерләрне ахмаклык дип саный. «Бөтен исемне дә кайчандыр үлгән кеше йөрткән. Тере кеше исеме дигән төшенчә юк бит», – ди баш казый.

Исемне ничек сайладыгыз?

Әфият ШАКИРОВА, Татарстанның халык артисты:

– Тамашачы мине, дөрестән дә, Камал театры артисты Венера Шакирова буларак белә. Исем турыда мин элегрәк берни уйламыйча яшәдем. Мин генә түгел, күбесе шулай гомер итәдер. Әти-әниләр ул хакта бераз уйланса, балаларына әллә нинди исемнәр бирмәс иде. Әфият исеменә күчүемнең сәбәпчесе Фәрит хәзрәт булды. Аның белән мин инде 20 елдан артык аралашам. Ул – минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә, тормышымда күп нәрсәләргә күземне ачучы да. Ирем вафат булгач, мин аның үлемен бик авыр кичердем. Шул вакытта хәзрәт миңа: «Әйдә, исемеңне алыштырыйк әле», – диде. Мин каршы килмәдем. Дөресен генә әйткәндә, моның нәрсәгә кирәген бик аңлап та бетермәдем. Әфият исемен исемнәр сүзлегеннән таптым, мәгънәсе ошады. Хәзрәт баштарак мондый исем сайлавыма аптырады. Бездә таралган исем түгел бит. Әфият дигән исем Дагыстан, Чечняда киң таралган. Ә миңа ошады. Яңгырашын да, мәгънәсен дә үз иттем. Әфият – гарәп сүзе, русча «благоденствие» дигәнне аңлата. Ул бит барысын да – сәламәтлекне тә, бәхет, мәхәббәт, иминлекне дә үз эченә ала. Хәзрәт миңа каршы килмәде. «Исемеңне яшереп яшәмә. Үзеңә Әфият дип эндәшергә куш», – диде. Якыннарым, туганнарым ул исемгә бик тиз ияләште, рәхмәт аларга. Миңа бу исемем белән бик рәхәт. Тормышым, чынлап та, бүтән, яхшы юнәлешкә борылып китте. Алла шөкер!

Алисә САБИРОВА, журналист:

– Балага узганчы ук, ирем белән: «Улыбыз туса, Айхан кушачакбыз», – дип уйлап куйган идек. Исемне ирем тәкъдим итте. Мин хупладым. Айхан дигән исемне көчле, кодрәтле, үз бәясен белгән кеше булып үссен дип куштык. Бу – төрки исем. Төркия, Казахстанда киң таралган. Әти-әниләребез исемне ошатмады, әлбәттә. «Кеше ни әйтер! Андый исемне ишеткән юк!» – дип үгетләп карадылар. Тик без карарыбызны үзгәртмәдек. Минемчә, баласына нинди исем кушасын бары тик ата-ана үзе генә хәл итәргә тиеш. Карынымда улымны йөрткән вакытта да күңелемә башка исем ятмады. Исемнең кеше тормышына йогынты ясавына ышанам. Безгә дә исемдә Ай сүзе булырга тиеш түгел, бәхетсезлек китерә, дигәннәр иде. Ләкин бәхетле булу-булмау

кешенең үзеннән генә тора дип уйлыйм. Ай сүзенең бернинди начар мәгънәсен дә күрмим. Исемне «Ярдәм» мәчетендә куштырдык. Исем кушучы мулла да Айхан исемендә бернинди начарлык тапмады. Нинди генә исем йөртсәләр дә, балаларыбыз исән-сау булсын!

Равил НАСЫЙРОВ, психотерапевт:

– Исем – кешенең психикасына, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләренә йогынты ясый торган әйбер. Шуңа күрә үз исеменнән канәгать булмаган, аны алмаштырырга теләгән кешеләрнең эчке дөньясында бар да тәртиптә дип әйтеп булмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: «исем кеше язмышына йогынты ясый» дигән фикер тууга илдәге икътисадның тотрыксыз булуы да сәбәпче. Мондый шартларда кеше даими рәвештә киеренке халәттә яшәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аек акыл белән эш итәсе урынга, кеше фантазиясен эшкә җигә башлый. Шундыйларның бер өлеше исеменә бәйләнә. «Фәлән исемне кушкан булсалар, әнә фәлән кебек бәхетле булыр идем», – дип уйлый алар. Кыюраклары исемен үзгәртеп карарга була. Әмма исем үзгәртү һич кенә дә язмышны үзгәртә алмый. Бу – үз-үзенә ышанычы булмаган кешенең үзен тынычландыру өчен уйлап чыгарган татлы ялганы.


7 фикер

  1. Оныгвбыз Камал исемле, безгэ бик ошвй, нигэ аны кызык исемнэре рэтенэ керттелэр икэн.

  2. Безнен дэ оныгыбызга Камал исеме куштылар. Нэрсэсе начар? Ботен балага да Камил белэн Кэрим булырга димэгэн бит?

  3. Оныкларыбыз Самат, Зифа, Зиннэт, Каюм, Камал. Саф татарча, куркэм исемнэр. Бэхетле булсыннар! Камалга бэйлэнмэсеннэр, ят сэер исемнэр кушучылар бик куп.

  4. Исэнмесез,бабаем Камалетдин исемле иде, Галиаскар Камал ,Шэриф Камал, Халидэ Камал, Фэнис Камал…. куренекле шэхеслэр бик куп алар, хэзер ул исем нишлэп сэере исем рэтенэ керде .

Фикер өстәү