Тәрәз саен үсә… Петуния үстерү серләре

Бакчачылар петунияне җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырганы, башка чәчәкләр белән чагыштырганда тәрбиядә талымсыз булуы өчен үз итә. Март – шушы гөл үсентеләрен әзерләү өчен бер дигән вакыт. Кайбер нечкәлекләрне искә төшереп узабыз.

Үзебез утыртабыз

Рассадага петуния утырту өчен нейтраль яисә аз оксидлашкан җир катнашмасы (землесмесь) кирәк. Ул йомшак, туклыклы матдәләр белән ашланган, суны тотып торырлык булырга тиеш. Андый җир катнашмасы махсус кибетләрдә сатыла. 5 литр туфракка 500 г агач көле, 250 г перлит, 1 кашык калий сульфаты алына. Җир катнашмасын үзебез дә ясый алабыз. Моның өчен ком, бакча туфрагы һәм торфны 1:1:2 нисбәтендә алырга кирәк. Аннан әзер җиргә «Превикур» эремәсе яки марганцовка сибәбез.

Әзер грунтны торттан бушап калган пластик савыт, су шешәләрен буйга ярып тутырабыз. Чәчүгә 24 сәгать кала туфракны яхшылап дымландырырга кирәк. Бу очракта орлыкларны тигез итеп чәчәргә мөмкин булачак. Орлыкларны чәчәр алдыннан коры ком белән бутау да хәерле. Петунияне чәчәбез һәм пульверизатордан су сиптерәбез. Өстән пыяла яки полиэтилен белән каплыйбыз. Әзер «түтәл»не җылы урынга куябыз. Көн саен җилләтеп алырга онытмыйбыз! Петуния – яктылык ярата торган үсемлек. Кечкенә шытымнар күренү белән, яктылыкны арттыру кирәк. Һич югы ул 14 – 16 сәгатьне яктыда үткәрергә тиеш. Суны исә баштарак шприц белән сибү дөрес булыр. Петуниянең дүрт – алты яфрагы барлыкка килү белән сирәкләп утыртырга мөмкин дигән сүз. Алай эшлисегез килмәсә, рассада чәчкән вакытта ук орлыкны аерым стаканнарга (йогырт савытлары, пластик шешә төпләре) утыртырга киңәш ителә.

Билгеле, әзер үсентеләр сатып алып, вакыты җиткәч, ачык һавага утыртучылар да юк түгел. Артык мәшәкатьләнәсе дә булмый. Әмма үсенте сатып алганда да кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк икән. Мәсәлән, петуния үсеп утырган субстрат юеш булырга тиеш түгел. Аннан, артык үсеп киткән петунияне сатып алырга да ашыкмагыз. Андыйлар ачык грунтта үрелә яки бөтенләй үсүдән туктый. Яфракларга күз салыгыз: корткычлар оялаган булмасын!

Ак кар өстендә… орлыклар

Петуния чәчәгенең орлыгы тузан сыман вак була. Шуңа да аны чәчү авырлык тудыра. Бакчачыларга орлыкны утырту буенча бер хәйлә бар: аларны кар өстенә чәчәбез. Бу – бик җайлы ысул. Беренчедән, кар өстендә вак орлыклар күренә һәм аларны аралап, тигезләп, бер-бер итеп утыртып була. Икенчедән, кар эрегәч, орлыклар туфрак өстенә төшәчәк. Алар үзләренә кирәк тирәнлекле сайлаячак. Аннан кар суы орлыклар өчен дә файдалы. Ул туфракны дым белән туендыра. Кар өстенә утырткан орлыклар тизрәк тә шытып чыга.

Карга ничек орлык утыртабыз соң? Башта орлык утыртасы тишекле савытка туфрак салабыз, тигезлибез, тыгызлыйбыз. Туфрак өстенә 2-3 сантиметр калынлыкта кар салабыз. Шуннан кар өстенә орлыкны сибеп чыгабыз. Тагын бер катлам кар өстибез. Азакта полиэтилен белән каплап, җылы урынга куябыз.

Тәрбияләп тору мөһим

Петуния 24-25 градус җылыда тиз шытып чыгачак. Чәчәкнең гибрид төрләре җылыга аеруча таләпчән. Артык җылы булса, чирләп китәргә, температура түбәнәйсә – шытмаска мөмкиннәр. Шуны да онытмагыз: орлыкларга башлангыч чорда өстәмә яктылык кирәк. Моның өчен фитолампа кулланырга да була. Бу очракта мартта чәчкән петуниягез май уртасыннан башлап октябрь азагына чаклы шау чәчәктә утырыр. Вакытында су сибеп, ике атнага бер мәртәбә сыек ашлама белән тукландырып торырга онытмагыз.

Петуния чирләп китәргә дә мөмкин. Күп очракта моның сәбәбе – артык дымлылык. Авыру үсентеләрне юк итәргә кирәк. Алар үскән урынны исә марганцовка, «Формалин» яисә «Максим» кебек дарулар белән дезинфекциялисе булачак.

Петуния хлороздан (тимер җитмәү) тилмерергә мөмкин. Бу очракта «Феровит» дигән махсус препарат ярдәм итәр. Анда туфрак өчен кирәкле матдәләр була.

Чәчәкнең яфракларына корткычлар ияләшү ихтимал. Алар чәчәкнең согын суыра, вирус тудыра. Корткычлар белән көрәштә акарицид препаратлар булыша. Мәсәлән, «Неорон», «Актеллик».

Нәрсәне кайчан чәчәбез? 

  • Баклажан: 7 – 10, 15, 16 март
  • Кыяр: 7 – 10, 15, 16 март
  • Патиссон, ташкабак: 7 – 9, 15, 16 март
  • Яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп һ.б.): 7 – 10 март
  • Берьеллык чәчәкләр: 15, 16, 23 март
  • Кәбестә: 16 март
  • Чөгендер, кишер: 24, 28, 29 март

Фикер өстәү