“Мондый комплекста эшләү – үзе бәхет”, — ди яшь белгеч

Сөт җитештерү буенча гомуми күрсәткечләргә карасаң, кайбер районнар арасындагы аерма егерме тапкырга җитүе гаҗәпләндерә. Кукмарада тәүлегенә 304 тонна сөт җитештерсәләр, Менделеевск районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч 15,9 тонна тәшкил итә. Чирмешәндә тәүлегенә – 17,1, Бөгелмәдә – 17,8, Спаста – 21,9, Кама Тамагы районы хуҗалыклары көн саен нибары 22,5 тонна продукция ала.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне уңай якка үзгәртү кирәклеген әйтте. “Өч район: Кукмара, Балтач һәм Әтнә хуҗалыклары республика буенча сөтнең 20 процентын җитештергәндә, калганнарның эленке-салынкы эшләве белән килешеп яшәп булмый”, – диде ул.

Кызганыч, алдынгылар үрнәгендә эшлисе урында, соңгы вакытта болай да артта баручы районнарда сөт җитештерү күрсәткече түбән тәгәри. Әгерҗе районы хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме ел башыннан бирле 18,8 тоннага, Лаеш районы хуҗалыкларында 15,3 тоннага кимегән.

Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин әйтүенчә, терлек азыгы һәр хуҗалыкта диярлек ел ярым запас белән белән әзерләнгән. Әмма аның сыйфаты төрле фермада төрлечә.

– Сыерның сөте – телендә инде аның. Сөт аз булгач, керем кими. Акча җитмәгәч, малларга бирелә торган күп төрле витаминлы азык, өстәмәләр һәм катнашмаларны кирәкле күләмдә алып булмый, – ди Дилүс Гатауллин.

Әтнә районы хуҗалыклары бер сыердан алынган уртача сөт күләме буенча республикада беренчелекне беркемгә бирми. Бүген хуҗалыкларда һәр малкай 31 килограмм сөт бирә. Мамадышта – 25,8, Кукмарада – 25,7, Сабада – 24,7,

Балтач районы хуҗалыклары бер сыердан тәүлегенә уртача 21,3 килограмм сөт сава.

Чагыштыру өчен: Кама Тамагында бу күрсәткеч – 7,1 килограмм, Менделеевск районы хуҗалыкларында 9,3 тәшкил итә. Ел башыннан бирле сөт җитештерү күләмен 3700 килограммга киметкән Минзәлә районы хуҗалыклары да исемлекнең иң түбән урынында – бер сыердан тәүлегенә 9,3 килограмм сөт савалар.

Әтнә районы «Ленин» исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин әйтүенчә, хикмәт хуҗалык терлекчеләренең уңганлыгында яисә малларның нәселле булуларында гына да түгел.

Хезмәт кешесенә озак еллар буена күрсәтелгән ихтирам һәм игътибар нәтиҗәсе бу. Хуҗалык белгечләре Татарстан һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, әледән-әле чит илләргә барып та өйрәнеп кайта. Дөнья күләмендә нинди уңай тәҗрибә бар – үзләрендә кулланырга тырышалар.

Хуҗалыкта эшләүче 255 кешенең яртысына якыны – урта яшьтәгеләр. Кадрларга кытлык булмаса да, ел саен биредә дистәләгән студент практика уза. Булачак белгечләрне «энә күзеннән» сайлап алалар. Шундыйларның берсе – узган ел Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, биредә зоотехник булып эшләүче Рәсим Нургалиевка хуҗалыкның 1200 баш мөгезле эре терлеге язмышын ышанып тапшырганнар. Эш көне кайчагында таң белән башланса да, зарланмый егет. Айлык нәтиҗәләргә карап, 30 мең сумлап хезмәт хакы ала. Өр-яңа машина да биргәннәр. Көн дәвамында берничә тапкыр хуҗалык ашханәсендә туклану мөмкинлеге бар.

– Эшләгәнең ашарга җитәме соң? – дип сорыйм.

– Хезмәт хакыннан тотып калалар. Тәүлегенә – бер сум. Анысы ашханә хезмәткәрләре өчен, көненә күпме кеше туклануын исәпкә алып баралар…

Дәүләттән 300 мең сум ярдәм, ай саен хезмәт хакына 7 мең сум өстәмә түләү – башлап җибәрер өчен бик ярады, ди Рәсим. Киләчәктә үз йортын төзергә, тормыш корырга исәбе.

Рәсим Нургалиев белән яңа төзелеп, озакламый файдалануга тапшырылачак терлекчелек комплексын да карап йөрдек. Эш шартлары, тәртип турында әйтеп тормыйм. Биредә барлык эшне роботлар башкарачак икән. Малларның туклану рационы, сәламәтлеге, кыскасы, һәр хәрәкәте «он-лайн» аша компьютерга тоташтырылган. «Мондый комплекста эшләү – үзе бәхет», – ди яшь белгеч.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү