Демография: сан сыйфатка сукса

Территория чамасыз зур, ә халык чагыштырмача аз. Ул гына җитмәгән, инде ничә еллар үрчем юк – туучылар бакыйлыкка китүчеләрдән азрак. Бу кайсы ил, дип сорау биреп тору урынсыздыр. Бу – Россия.

Ерак Көнчыгыш белән Себердә бер квадрат километрга бер кеше дә туры килмәгән төбәкләр күплеге. Гомумән, кеше аягы басмаган җирләр мәйданы буенча дөньяда “почетлы” беренче урынны биләү. Бу да – Россия. Кайчандыр нәфескә буйсынып китереп кушылган, яулап алынган җирләрнең бик күп өлеше һаман да үзләштерелмәгән һәм кайчан үзләштереләчәге дә билгеле түгел. Чөнки халык, аның саны, кеше ресурсы, эшче куллар җитми.

10,5 млн кв км һәм 700 млн халык. Монысы – Көнбатыш Европа статистикасы. Ягъни бер кв километрга 70 кеше. Россия өчен бу сан – 8,5. Тагын да бер үзенчәлек – бездәге халыкның 70 процентка якыны Урал тауларының бу ягында, ягъни илнең Европа өлешендә яши. Урал аръягында исә һаман да көчәя барган демографик вакуум.

Уңай демографияне ничек тудырырга, аны каян алырга соң? Ничек итеп елына берничә процент булса да үсеш тәэмин итәргә? Ил җитәкчелегенең башын катырган стратегик мәсьәләләрнең берсе бу. Гыйнвар аенда Федераль Җыенга тәгаенланган Юлламада яшь гаиләләргә вәгъдә ителгән матди ярдәм, әлбәттә, мөһим. Тик шунысын да билгелик: кирәк җәһәттә дә ул барыбер нәтиҗәләр белән көрәш. Ә сәбәпләр? Икътисад тиешле дәрәҗәдә булып, уртача хезмәт хакы аена 120 – 130 мең (Германиядәге уртача хезмәт хакының яртысы) тирәсендә торганда, ихтимал, бернинди ана капиталы да кирәкмәс, халык болай да яхшы үрчер иде. Тик, ни хикмәт, инде ничә еллар заманча икътисад кора, шуның аша тормыш сыйфатын яхшырта алганыбыз юк. Булдыксызлыгыбызның сәбәбе нидә? Шул сорауга җавап эзлисе, алдынгы илләргә, алар тәҗрибәсенә карыйсы урында, без, ни хикмәт, киресенчә, җае чыккан саен, үзебезнең бөеклек хакында шапырынырга яратабыз. Бөеклек дигәнебез әлеге дә баягы шул территориаль зурлык һәм олы атом-төш арсеналы, яңа буын ракеталар тоту сәбәпле, сәясәтчеләребездәге артыкка киткән мин-минлек кенә түгелме?..

Үлүчеләрнең туучылардан күбрәк булуы белән бәйле депопуляция – бәланең әле бер ягы гына. Ул халыкның санына гына кагылышлы. Саннан кала тагын сыйфат дигән әйбер дә бар. Россиядәге халыкның сыйфаты нинди соң? Һәм ул сыйфат санга бәйлеме? Сорауга җавап җәһәтеннән халык саны кимүнең башка ягын – эмиграция дигән күренешне искә төшерик. Һәм бу юлы да тарихка мөрәҗәгать итеп, Швециянең иң өлкән һәм иң күп санлы сәяси фиркасе – Социаль-демократик партия лидерларының берсе Харс Енсен дигән кеше моннан 80 ел элек үк әйткән мәгълүм сүзләрне китерик. “Илдән галимнәр, белгечләр, инженерлар, табиблар – халыкның каймагы киткәндә, идарәгә бизнесменнар килә, урамнан кергән әтрәк-әләм сәясәтче булып китә, эшкуар, спортчылар, базар алыпсатарла-ры депутат кәнәфиен били башлый”. Ягъни Енсен ачыктан-ачык җитәкчелек сыйфаты кимү, идарәче даирәнең затсызлануын билгели. Швед сәясәтчесе әйткәннәргә күпмедер охшаш сүзне без, шактый йомшартылган кимәлдә, әле күптән түгел генә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан да ишеттек. “Артистлар, спортчылар анда…” Төп Законга төзәтмәләр кертергә дип җыелган эшче төркемнең составы турында, көрсенеп, ул шулай дип белдергән иде. Дөрес сүзгә җавап юк: Конституцияне үзгәртергә дип килгән биеклеккә сикерүче Елена Исинбаева үзе үк Төп Законны беренче тапкыр шул төркемгә кергәч кенә ачып караганын әйтте.

Эмиграция китергән сыйфатсызлану дигәндә, ул элита белән генә бетсә икән. Гадирәк халык – читтә ярарлык һөнәре, белеме, сәламәтлеге, үз-үзенә ышанычы, тәвәккәллеге җитәрлек булганы, Ходай бер генә тапкыр биргән гомерне рәтле тормышта яшәр, баласына ышанычлы киләчәк тәэмин итәр өчен чит илләргә китүне хуп күрмиме? Күрә. Моның өчен аларны аз гына да гаепләп булмый. Белем, теләк, тәвәккәллек җитмәгәннәр кала. Кыскасы, күзгә күренмәгән фильтр (аны сепаратор дип тә атап буладыр) эшләп тора. Һәм мондый хәл турыдан-туры кире селекциягә, ягъни токым, генофонд нача-раюга китерә. Ә ул – теләсә кайсы ил өчен ифрат та начар күренеш. Россия дигәндә, ул – электән килгән бәлаләрнең берсе. Октябрь революциясеннән соң ук күзәтелгән ничәмә-ничә дулкын эмиграция – гыйлемле, илгә файдалы, алдынгы карашлы, хөр фикерле кеше-ләрнең тәртәне Европа, Америка ягына борырга мәҗбүр булуы. Ә китмәгәннәр язмышы? Андыйларның хәтсезен Сталин лагерьлары көткән дию дә арттыру түгел. Галимнәр, инженерлар өчен төрмә, лагерьларда оештырылган махсус НИИ һәм КБларны искә төшерик. Минем “шарашка” дип йөртелгән, чәнечкеле тимер чыбык артындагы КБ, лабо-раторияләрендә хәрби очкычлар тудыру өстендә эшләгән авиаконструкторлар Туполев, Петляков, Поликарповларны гына санап чыгасым һәм, тагын кайсы илдә мондый ушкитмәле гаделсезлек булган, дип сорыйсым килә…

2018, 2019 еллар эмиграциясе буенча рәсми саннарны таба алмадым. 2017 елда Росстат илдән 380 мең кешенең киткәнен әйтә. Бу – күп чыганаклар искәрткәнчә, киметелгән сан. Чынын беркем дә белми. Рәсми булмаган мәгълүмат ресурсларының күбесе китүчеләрнең елына ярты миллионнан да ким түгеллеген әйтә. Китәләр һәм бик сирәк очракта гына кире кайталар. СССР таркалганнан соң “башка чыккан” элекке союздаш республикаларның берсе дә киредән Россиягә кушылырга теләк белдермәгән кебек, чит җирләргә бәхет эзләп киткән россиялеләрнең бары 2-3 проценты гына кире әйләнеп кайтуы билгеле. Бу санга игътибар итсәң ярый, итмәсәң ярый – ул статистик хата дәрәҗәсендә генә. Әйе, бер гасыр элек үк начараю юлына чыккан генетик фонд бүген дә шунда. Мондый дәвамлы, перманент процессның илне дистә елларга артка тәгәрәтүен искәртү дөрес булыр. ХХI гасырда да чимал сатып җан асравыбыз – шуның бер чагылышы түгелме?

Эмиграция, яхшыны читтә эзләү дигәндә, ул – урыс милләте генә түгел, Россиядәге бар булган башка халык, милләтләрнең дә язмышы. Татарның бар төбәкләргә, ярты дөньяга сибелеп яшәвен Алтын Урда мирасы белән генә аңлатып булмый. “Ямьле булса да торган як, сагындыра туган як”, – дип җирсеп читтә яшәргә милләттәшләребезне биредәге һаман да җайланмаган тормыш, кагу, кыерсытулар мәҗбүр иткән. Татар да борынгыдан калган Ubi bene, ibi patria (кайда рәхәт – шунда Ватан) дип бәхетен дәверләр буе читтән эзләгән. Таралу-сибелүнең яхшы түгеллеген белеп тә.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү