Иләк аша кемнәр узар? 10 нчы сыйныфка теләсә кемне кабул итмәячәкләр

Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы сыйныфка теләсә кемне кабул итмәячәкләр. Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) профильле сыйныфларда укырга теләүчеләр өчен имтиханнарда күпме балл тупларга кирәклеген билгеләгән.

– 2019-2020 уку елында 10-11 сыйныфларда 33 меңгә якын укучы белем алса, шуларның 25 меңнән артыгы профильле сыйныфларда укыган, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгак аттестациясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Лустина.

Аның әйтүенчә, укучыларны бигрәк тә математика, табигый-фәнни, мәгълүмати-технологик, социаль-икътисади сыйныфлар кызыксындыра. Мондый юнәлешләр барлыгы 480 мәктәптә оештырылган. Математика төркемнәрендә 17,9 процент бала укыса, социаль-икътисад юнәлешендә бу сан – 24,2 процент.

Профильле сыйныфларны арттыру имтихан нәтиҗәләрен дә яхшыртачак. Һәрхәлдә, белгечләр шулай уйлый. Узган ел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы табигый-фәнни, математика, мәгълүмат технологияләре юнәлешләрендә укучылар санын 55 процентка җиткерү бурычын куйган иде. Профильле сыйныфларда белем алучы укучылар ил күләмендә бәйгеләрдә катнаша, БДИда яхшы баллар туплый. Алар арасында 100әр балл җыючылар да бар. КФУның IT-лицее, Казандагы 131 нче лицей, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, 19 нчы гимназия, Чаллыдагы 26 нчы гимназия «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» исемлегенә кертелгән. Бөгелмәдәге 2 нче лицей, Әлмәттәге 1 нче лицей-интернат, Кукмарадагы күп профильле лицей да иң яхшылардан санала.

Бүген профильле сыйныфларга очраклы эләгүчеләр дә бар. Кайбер әти-әниләр баласы чит телне белсә-белмәсә дә, өйрәнер әле дип, инглиз сыйныфында укытырга тырыша. Биология-химия юнәлешләрендә укучыларның да барысын да булачак табиб, биологлар дип әйтеп булмый. Шуңа күрә киләчәктә тәртип ясаулары файдалы да булыр, бәлкем. Кемгәдер гади сыйныф белән генә чикләнергә туры килер.

Дөрес, профильле сыйныфларда имтиханнарга яхшырак әзерлиләр. Бу – репетиторга да акча түгәргә туры килмәячәк дигән сүз. Чөнки вузга керергә кирәкле фәннәрне өйрәнергә сәгатьләр саны күбрәк бирелә. Тик таләпләр үзгәргән очракта 9 нчы сыйныф укучыларына сынауларда шыгырдап торган «4ле» алу кирәк булачак. Рус теленнән ким дигәндә, 26 балл туплыйсы. «5ле» исә 29дан башлана. Табигый-фәнни юнәлештә төп фәннән 18дән дә кимрәк балл җыярга ярамый. Булачак физикларга 43 баллдан 30ны булса да тупларга туры киләчәк. География сыйныфына эләгәсең килсә, 23 балл җыясы. Биологиядән имтиханда 33 балл тупласаң гына шул юнәлешкә гариза язып була. Тарихтан 24 балл булса гына әлеге юнәлешкә дәгъва кылырга мөмкин. Менә шундый хәлләр.

– Авылда балаларны профильле сыйныфларга туплау кыенлык тудыра. Гадәттә, анда сыйныфларда 10 – 15 бала укый. Бала саны аз булгач, авыл мәктәпләрендә күп юнәлешләр ачып булмый. Әйтик, бездә биология-химия, социаль-икътисад юнәлешләре бар. Әлбәттә, биологиядән 33 балл билгеләү күбрәк дип уйлыйм. Аны сирәк укучылар җыя. «5ле» исә 35 баллдан башлана. Шәһәр мәктәпләре өчен фәннәрне тирәнтен укыту күпкә отышлы. Анда укучылар саны күп. Тәҗрибә профильле сыйныфта укучыларның сынауларны яхшырак бирүен күрсәтә. Анда сәгатьләр саны да күбрәк, – ди Балтач мәктәбененең биология фәне укытучысы Ризилә Гафарова.

– Профильле сыйныфларга теләсә кем эләгә алмасын өчен дә яхшы бу. Хәзер анда белем ягы төрлечә булган укучылар укый. Теләге булганнарны гына сайлап алгач, укытучыга да эшләр җиңеләер. Ни өчен дигәндә, укучыларның сынау нәтиҗәләре дә бер төрле булачак бит, – ди узган ел БДИда 100 балл туплаган КФУ студенты Азат Якупов. – Мин үзем социаль-икътисад сыйныфында укыдым. Үзем теләгән фәннәрне күбрәк укырга мөмкинлек булды. Нәтиҗәдә теләгән уку йортыма кердем. Файдасы чыннан да бар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү