Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. Президент аңа Diamond Princess круиз судносыннан Казанга китерелгән туристларның (алар бүгенге көндә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин уза) хәле турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Үз чиратында, РФ сәламәтлек саклау министры республиканың санитария-эпидемиология чараларын тәэмин итүдә зур оешканлык күрсәтүен, шулай ук медицина персоналының югары квалификацияле булуын билгеләп үтте.
«Татар-информ» агентлыгы февраль ахырында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә Covid-2019 коронавирусы ачыклана) Россиянең сигез туристын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде.