Diamond Princess пассажирлары белән карантин узган Казан табибларын бүләкләделәр

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары һәм хезмәткәрләренә (алар Diamond Princess лайнеры пассажирлары белән бергә ике атна карантин узды) Рәхмәт хатлары тапшырды. 23 февральдә Казанга сигез россиялене китерделәр, аларның өчесендә коронавирусның җиңел формасы ачыкланды.

«14 көн дәвамында пациентлар белән бары тик хатын-кызлар коллективы эшләде. 23 февральдә башланган эш бүген, 8 мартта, төгәлләнде. Пациентлар хастаханәдән чыгарылды, аларның хәле канәгатьләнерлек. Үз эшегезне бик яхшы башкардыгыз. Сез барлык куркынычсызлык чараларын да үтәдегез һәм бу бик зур әһәмияткә ия», — диде министр.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан булдырылган яңа коронавируска каршы көрәш чараларының нәтиҗәлелеге өзлегүне вакытында ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә, дип искәртте федераль ведомство башлыгы.

Хастаханә персоналының һөнәри осталыгы, төгәл һәм көйле эш итүе Татарстанга алга куелган бурычны лаеклы үтәргә мөмкинлек бирде, дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Пациентлар аерым бокска урнаштырылган, бу исә аларны казанлылар белән контактка керүдән мәхрүм иткән. Медицина персоналы да ике атна әлеге бокста яшәгән, аларны Росгвардия хезмәткәрләре саклаган. Карантинга урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алганнар, тиешле медицина процедуралары үткәргәннәр.

Covid-19 коронавирусы гадәти сезонлы вируслардан аерылмый диярлек. Кош гриппы, атипик пневмония һәм Эбола бизгәгенә караганда, аннан үлүчеләр саны берничә тапкыр кимрәк. Авыруны яшьләр йоктырмый диярлек, Кытайда әлеге чирне эләктергән кешеләрнең күпчелеге — 65 яшьтән өлкәнрәк.


Фикер өстәү