Казанда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән туристлар хастаханәдән чыгарылды

Россиянең сигез туристын Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар. Алар коронавирус аркасында биредә карантин узган иде. Бу хакта Казанга эш сәфәре белән килгән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

«Сез 23 февральдә эшли башладыгыз, бүген исә пациентлар хастаханәдән чыгарылды. Аларның хәле канәгатьләнерлек һәм үзләрен яхшы хис итәләр», — дип мөрәҗәгать ите ул учреждение персоналына.

Карантинга урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алганнар, тиешле медицина процедуралары үткәргәннәр.

Владимир Васильев

«Татар-информ» агентлыгы февраль ахырында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә Covid-2019 коронавирусы ачыклана) Россиянең сигез туристын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Covid-19 коронавирусы гадәти сезонлы вируслардан аерылмый диярлек. Кош гриппы, атипик пневмония һәм Эбола бизгәгенә караганда, аннан үлүчеләр саны берничә тапкыр кимрәк.


Фикер өстәү