«Рубин» үз кырында җиңелде

Россия премьер-лигасы чемпионатының 21 нче турында Казан «Рубин» үз кырында Самараның «Крылья Советов»ына 0:1 исәбе белән оттырды, казанлылар чемпионаттан төшеп китү зонасына эләктеләр.

«Рубин» октябрь аеннан бирле ота алмый. 23 ноябрьдән рәсми матчларда казанлылар өйдә уйнамады.

Хәзерге көнгә «Рубин» 13 нче урында килде, бу стык матчлары зонасы. Казанлылар 20 турда 11 гол кертте.

Узган турда Татарстан командасы «Тамбов»ны җиңә алмады. Уен 0-0 исәбе белән тәмамланган иде.


Фикер өстәү