Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы өчен сезон тәмамланды

Бүген Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узган «Нефтехимик» — «Ак Барс» сериясенең дүртенче уены Казан командасы файдасына төгәлләнде. Матч исәбе — 0:1. «Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең гомуми исәбе 4:0.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. «Ак Барс» дүрт уенда өстен чыкты, шул исәптән, «Нефтехимик» плей-офф этабыннан төшеп калды. «Ак Барс» өчен плей-оффның чирек финалы башланачак — көндәш команда әлегә билгесез.

 


Фикер өстәү