Мәскәүдә бер компания җитәкчесе хезмәткәренә ялгыш 2 миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта каланың Эчке эшләр министрлыгының үзәк территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Җитәкчелек хезмәткәр элемтәгә чыкмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Известия» ведомствосы мәгълүматлары буенча, полиция бүлегенә шәхси компания вәкиле акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итә.
2019 елның октябрендә фирма балалар киеме бүлеге мөдире вазыйфасына 22 яшьлек кызны кабул иткән. Аңа 23 мең сум оклад тәгаенләнгән булган.
«Әмма аванс исәпләгәндә хата киткән, шуның нәтиҗәсендә кызга 1,98 миллион сум артык акча түләнгән», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Акча күчкәннән соң кыз шалтыратуларга һәм смс хәбәрләргә җавап бирми башлаган. Сумманы кире кайтару таләпләре белән язылган хатлар да җавапсыз калган.
Әлеге вакытта полиция гаризада күрсәтелгән фактлар буенча тикшерү үткәрә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat