Салават белән Элвин Грейның мөнәсәбәтләре бозылуга «Салкын чәй» генә гаеплеме?

Салават белән Элвин Грей (Радик Юлъякшин) арасында янә бәхәс чыкты.  Өлкән агай “баш миен кабызырга” киңәш итсә, яшь җырчы социаль челтәрдә үзен нәрсәдә гаепләүләрен аңламавы турында язып чыкты.

“Мин өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт иттем һәм хөрмәт итәчәкмен. Бигрәк тә Салават абый кебек эстрада мэтрларын. Шуңа күрә хәбәр итәм: минем башым тәүлегенә 24 сәгать буена эшли. Хәтта мин йоклаганда да. Коллегамның “Гафу үтенергә өйрәнсен” дигән сүзләреннән соң бик озак уйландым. Салават абыйдан нәрсә өчен гафу үтенергә? Гадәттә кешедән аңа карата дөрес гамәл кылмаганда гафу үтенәләр. Ә мин нәрсә эшләдем? “Татарча болай җырларга ярамый” дигән нигезсез гаепләүгә каршы, мин бары ти,к аны тамашачы хәл итәр, дип әйткән идем”, – ди Элвин Грей. Инстаграмдагы шәхси битендә җырчы, бәлки эш “Уфтанма” һәм “Салкын чәй” җырларындадыр, дип тә фаразлый. Һәм бу уңайдан авторлардан рөхсәт алуын хәбәр итә.

Сүз дә юк, әлеге җырларны Салават танытты, Элвин Грей исә “Уфтанма”ны мәсәлән, әтисе истәлеге итеп башкарганын язды. Бәхәстә кем хаклы? Җырның ничә башкаручысы була? Без әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Продюсер Рифат Фәттахов бу бәхәс эстрадада хокукый мәсьәләләрнең югары дәрәҗәдә тормавына дәлил, дигән фикердә:

– Җырга көй һәм сүз авторы хуҗа була. Күпме бу хакта бәхәсләшәбез, әмма җыр ул – тауар. Аны хуҗасы теләсә кемгә сата яки бүләк итеп бирә ала. Бу очракта җырның авторлары кемгәдер әлеге хокукны биргәннәр икән, аны җырлауны беренче башкаручы тыя алмый.  Ике җырчы арасында низаг чыккан икән, димәк, татар шоу-бизнесында хокукый культураның  дәрәҗәсе шул тиклем генә. Әгәр Элвин Грей хокуклар бар дип әйтә икән, ул хаклы булып чыга. Бер яктан, бу мәсьәләнең күтәрелүе өчен сөенәм, чөнки шушындый конфликтлар аша без шоу-бизнеста цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга якынлашып барабыз.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров авторларның җырны сатуын кабул итеп бетерми:

– Элвин Грей элек популяр булган җырларны ала да җырлый, ала да җырлый. Нәрсә дип әйтсәләр дә, җыр авторларын беренче башкаручы җырчы таныта. Салават, җырлары аша, күпме авторны танытты. Шәхсән үзем ул җырларны яңадан сатуны кабул итә алмыйм. Менә яңа җырларны популярлаштыра алса, анысы икенче мәсьәлә.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Элвин Грей җырларны яшьләргә таныта дип санаса да, Салаваттан фатиха алырга кирәк, дип саный:

– Җыр башкарылырга тиеш. Ләкин бу очракта Элвин Грей Салаваттан рөхсәт сорарга тиеш иде, дип уйлыйм. Чөнки беренче башкаручы – ул. Аның хәер-фатихасын алу дөрес булыр иде. Минемчә, авторлар, гомумән, җырны сатарга да тиеш түгел иде. Чөнки “Уфтанма”ны, “Салкын чәй”не Салават танытты, Салават күтәрде! Мин моны авторларның сатлыкҗанлыгы дип тә бәялим. Моны җырчы һәм җырлар язучы буларак әйтәм. Утыз ел буена Салават җырлаган бит инде аны. Һәрбер эшнең юридик ягы гына түгел, әхлакый ягы да бар. Хәтта заманында бу җырларны Салават сатып алмаган булса да (элек җыр сатыш юк иде чөнки), синең җырыңны таныткан җырчыга хөрмәт булырга тиеш. Бу очракта Салават хаклы. Элвин Грейга килгәндә, ул элек популяр җырларны яшь буынга җиткерә. Бу – уңай күренеш. Аның бу җырларны җырлавы кирәк, ләкин олыны олы итү, фатиха алу дигән төшенчәләрне аяк астына салып таптарга ярамый.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү