Хәтирә Мәрданшина: «Меңнәрчә сугышчының исемен туганнар каберлегендә яткан солдатлар исемлегенә керткәч, күңелем тынычланды»

Халыкара кагыйдәләр буенча, яу кырында ятып калган соңгы солдат җир куенына иңдерелгәннән соң гына сугыш беткән дип санала. Димәк, хәбәрсез югалганнарның очы-кырыена чыга алмаслыгыбызны исәпкә алсак, Бөек Ватан сугышы әле һаман дәвам итә дигән сүз. Инде шактый еллар, волонтер буларак, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен ачыклау буенча бетмәс-төкәнмәс эш алып баручы, «ВТ» белән дә даими элемтәдә торучы  Хәтирә Мәрданшина белән шул хакта сөйләшәбез.

– Хәтирә ханым, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә җыенсак та, хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләр искиткеч күп. Редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Шул уңайдан үземнең дә «ОБД Мемориал», «Подвиг народа» кебек сайтларда сәгатьләр буе эзләнеп утырганым бар. Сүз дә юк, беренче секундлардан ук бу эш үзенә бөтереп алса да, беренче чиратта вакыт таләп итә. Ә сез күп еллар шушы эш белән шөгыльләнәсез. Кызыксынуыгыз нидән  башланды?

Кырык эшем кырык җирдә кырылып ятса да, арып хәлдән тайган булсам да, интернетка кереп, эзләнеп алмасам, күңелем тыныч түгел.  Нәкъ шул мизгелдә  ачыш ясармын кебек тоела.

– Әнием Хәтимәнең ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Гел моңсуланып, тәрәзәдән күзен алмыйча, көтеп яшәде ул аларны. Бәлки, «без – куылган кешеләрнең балалары» дигән уй да җанын әрнеткәндер. Заманында бабам Мофаздал хәзрәт, бала-чагасын ияртеп, бер әйберсез Үзбәкстанга чыгып китәргә мәҗбүр була. Шушы ачы хәсрәтне күтәрә алмыйлар, ахры, башта әбием Мәфсуха, аннан бабам бер-бер артлы дөнья куялар. Әнием балалар йортында ятим үскән. Әтиләре урынына калган Кәшиф абыйсы аның төп терәге булган. Яу кырына киткәч, бер елдан хәбәрсез югала ул. Нәсих абыйсы сугышка кадәр үк юкка чыга. Моңланырлык та булгандыр шул. Тормыш-көнкүрешебез начар булмаса да, әтием Мансур мин дөньяга килгәнче бакыйлыкка күчкән. Әнием укытучы булып эшләде, мине ялгызы тәрбияләде. Телем татарча ачылды.  Ташкентта югары белем алдым. Без әнием белән гомер бакый Татарстанны сагынып,  кайчан да булса газиз җиребезгә елышырбыз дип өметләнеп яшәдек. Олы улым Рәшит мәктәпне тәмамлап, аттестат алгач, ниятләдек. Казанга укырга кертербез, ниһаять, абыйларымны эзләргә дә җай чыгар дип уйладык. Хәер, мин аны Үзбәкстанда ук,   Кәшиф абыйның хатыны  Бикә Корбанова исән чагында ук эзли башладым. Белешмә сорап, кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем. Төрле җирдән төрле җаваплар килде. «Хәбәрсез югалды», «Җирләнгән урыны билгесез», хәтта «шушында күмелгән» дип, берничә Туганнар каберлеген дә күрсәттеләр.

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы Хәтирә Мәрданшинаны «Ватанны саклаганда һәлак булганнарның  истәлеген мәңгеләштерүдәге  олы шәхси хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.

– Күңелегез ышанмадымы?..

– Ышанмадым. Татарстанга кайткач та, без әнинең туган авылына киттек. Анда туганнарыбызны белүчеләр белән күрештек. Әби-бабабызны хәтерләүче карт та бар иде әле ул чакта. Сугыштан исән әйләнеп кайткан Мотаһар исемле кардәше абый белән Курск дугасында бергә сугышуларын, Кәшифнең үз кулында җан биргәнен сөйләде. Бу мәхшәрдә һәлак булганнарны күмеп торырга да вакыт булмый. Дошман туктаусыз һөҗүм итә. Мәетләрне  снаряд-бомба чокырларына гына ыргыталар.

– Җепнең очы кайчан күренә башлады?

– Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан НТВ каналыннан бер тапшыру караган идем. Анда  хәбәрсез югалганнарны «ОБД Мемориал» сайтыннан эзләү буенча киңәшләр бирделәр. Ул вакытта компьютерда юньләп эшли дә белми идем әле. Таң атканны көчкә көтеп, эшкә чаптым. Мең бәла белән «ОБД Мемориал» сайтына кердем. Дүрт-биш сәгать сулыш алырга да онытып утырганнан соң, абыемның эзенә төшкән кебек булдым. Югалган сугышчылар хакында донесениедәге сүзләрне укыйм. «Ахметжан Нашир Мурхазопович, 1906 елда  Азнакай районы Малгебуш авылында туган. Ташкент өлкәсе Мирзачүл РВКсыннан фронтка китә, хатыны Курбанова Бина Ташкент өлкәсе, Калинин районындагы кышлакта яши». Бу сүзләрне Әхмәдшин Кәшиф Мофаздалович дип укырга тырышам. Хатыны да Бина түгел, Бикә бит. Язылышы охшаган. Кыскасы, мыжлаган хата, әмма шулар эчендә – абыемның язмышы. Иң шатландырганы: «1943 елның 2 мартында һәлак булган һәм Орлов өлкәсе Дмитровск шәһәрендә күмелгән», – дигән язу бар.

– Сез  шунда ук абыегызның каберен зиярәт кылырга җыенгансыздыр?

– Әлбәттә. Әниемә 86 яшь тулып килә. Өлгерергә кирәк дип тә уйлыйм. Гомере буена шул хакта хыялланып яшәде бит. Тик ул вакытта «Хәтер китабы»нда хатлар белән эшләп утыручы  Валентина Липатникова  бөтен хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Башта Дмитровск-Орловск хәрби комиссариаты белән элемтәгә керергә кушты. Аннан исә: «Безнең туганнар каберлегендә җирләнгән солдатлар исемлегендә сезне кызыксындырган кеше юк», – дигән җавап килде. Интернет аша эзләп тапкан документларымны шәһәр хакимиятенә юлладым. Абыйның һәм аның белән һәлак булган меңнәрчә сугышчының исемен Туганнар каберлегендә яткан солдатлар исемлегенә керткәч, күңелем тынычланды. Әмма шул ук вакытта эзләнүләрне туктатырга хакым юклыгын да аңладым.

– Бу хәлләрдән соң сезнең  йөзләрчә-меңнәрчә хәбәрсез югалган солдат исемен кайтара алуыгыз гаҗәп тә түгел шикелле…

– Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында 2009 елда  «Кремник.ру» сайты барлыкка килде. Аны фоторәссам Елена Сөнгатова үз акчасына булдырган иде. Кемнәрнеңдер ваемсызлыгы, язуларның искиткеч хаталы булуы аркасында (бу бигрәк тә урыс телендә булмаган исем-фамилияләргә кагыла) батырларча һәлак булганнарның, әсирлеккә төшкәннәрнең дә исемнәре онытылган лабаса. Моңа йөрәк ничек түзсен?! 2010 елда Смоленск өлкәсендәге Зайцево авылы тирәсендәге эзләнү вакытында эзтабарлар солдат сөякләре һәм медальон табалар.  «Шиганов Хбиб Шиганович, хатыны Эйган», – дип кенә укый алалар. Бу хәбәрне алгач, тәвәккәлләп, Шигапов фамилиясен җыйдым. «Шигапов Хабибулла Шигапович, хатыны Зиган, 1941 елның сентябрендә әсир төште» дигән язмага тап булдым.  Туганнарын таптым. Бабасын оныгы 2010 елда Буа районындагы Күл-Черкен авылына кайтарып җирләде. Кызыл Йолдыз районы, Биектау авылыннан сугышка киткән, 1941 елда хәбәрсез югалган Гайфиев Гыйльметдинне кем инде  Кайпутинов Гильми Шакирович буларак  теркәлгән дип уйлый? Ә ул әсирлеккә төшкән һәм Форрелькруп Зенне зиратында җирләнгән. Брестта 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалган татар Григорий Фадеев язмышын ачыклауны  үтенделәр. Ә аның исеме – Хәлиулла, фамилиясе  Фәрхетдинов булып чыкты.   1942нең октябрендә әсирлеккә эләккән…

Татарстаннан Бөек Ватан сугышына 700 меңгә якын кеше киткән.  Яртысы әйләнеп кайтмаган. Шуларның 200 мең тирәсе бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Россия буенча хәбәрсез югалганнар саны 5 миллионга якын. Хыянәтчеләр дип исәпләнгәннәре – 700 мең тирәсе. Димәк, 4 миллионнан артык солдатның язмышы әлегәчә билгеле түгел.

– Хәтирә ханым, сезнең йөрәкне урыныннан кузгаткан яңалыкларны туганнары ничек кабул итә?

– Төрлесе бар.  Кайберәүләр нәкъ минем кебек тирән кичерешләр белән яши. «Табылса, ятсын инде шунда. Моңарчы яткан бит», – дип, битараф калучылар да бар. Элек сайтка бик сирәк керәләр иде. Хәзер,  шөкер,  керүчеләр күп. Тик аларның эзләнүе күп вакытта  акчага бәйле. Сугыш елларында солдат-офицерларга  кертем кенәгәләре ачылган булган.  Сафтан чыгарылган  дошман техникасы өчен һәрберсенә акча күчерелгән. Ятим үскән, фәкыйрь яшәгән кешеләрне аңларга да, акларга да була, әлбәттә. Әмма матди байлык өчен генә кылынмасын иде бу гамәлләр.

– Сүз дә юк, мондый глобаль проблеманы сезнең кебек волонтерлар гына хәл итеп бетерә алмый. Тәҗрибәле кеше буларак, киңәш сорасалар, эшне кайдан башларга һәм ничек дәвам итәргә тәкъдим итәр идегез?

– Һичшиксез, бу эшне үзәкләштерергә кирәк. Бүген бер генә хәрби комиссариатта да югалган сугышчыларны эзләү буенча штат каралмаган. Бу – әлбәттә инде, җиһазлар, хезмәт хакына өстәмә акча кирәк дигән сүз. Минемчә, эшне теләсә нинди торак пунктның, кечкенәме ул зурмы, үзеннән башлау дөрес, чөнки һәр авыл үз кешесен яхшырак белә. Аннан мәгълүмат район военкоматларында эшкәртелә. Ил буенча эзләнү отрядлары да берләшеп, алар тапкан яңалыклар белән һәркем таныша алырлык мөмкинлек тудырылса, бик файдалы булыр иде. Ни кызганыч, әлегә боларның  берсе дә эшләнми.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова 

 

 

 

 


Фикер өстәү