Нефть сугышы башланды: алда безне ни көтә?

Үткән атна дөньякүләм бик күңелсез вакыйгалар белән төгәлләнде. Финанс базарларында куыклар чәчрәп-чәчрәп очты, коронавирус барлык кыйтгаларга да үзенең һөҗүмен арттырды…

Мәскәү Кремле тагын бер тапкыр, 2014 елдагы кебек, тырма өстенә менеп сикерде: ОПЕК+ килешүен өзеп, «кара алтын» чыгаруны арттырачагын игълан итте. Россия җитәкчелегенең «Внуково-2» аэропортында җыелып кризиска каршы көрәш чаралары турында киңәшләшүен без хәбәр иткән идек инде. Менә шул киңәшмәдә нефть сугышына оеткы салынган булган.

Мәскәүдә Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендә ОПЕК илләре нефть чыгаруны бездән башка да киметерләр дип өметләнгән булганнар. «Согудләрнең бюджеты 80 долларлык баррельгә көйләнгән, без 42,5 долларлык бәягә исәпләдек», – дип Якын Көнчыгыш икътисадын һәм бер уңайдан Американың сланец нефте чыгаручыларны да түбән бәяләр белән бәреп егарга уйлаганнар.

Россия Хөкүмәтенең һәм Кремль даһиларының әлегә кадәр бер генә реформаны да юньле нәтиҗәләргә алып чыгарлык итеп оештыра алмауларын исәпкә алсак, «кара алтын» базарында көймә чайкалдыру да алар көткән нәтиҗәгә китерүе икеле. Мәскәү нефть бәясе 40 доллардан да түбәнәймәс дип өметләнгән. Әмма якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә биржаларда чып-чын давыл кузгалды. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать бердә аның куәтле шавы бөтен дөньяга ишетелә иде инде. Азия биржаларында шул чакта спекулянтлар эшкә кереште. Брент маркалы нефтьнең бәясе 31 долларга кадәр түбәнгә очты. Билгеле инде, рус сумы да чалкан килеп төште. Башта доллар бәясе 71-72 сумга кадәр күтәрелде, аннан соң хәтта 75 сум да бер долларлык кәгазь сатып алырга җитми башлады. Евро 85 сумга кадәр үсте.

Россия компанияләренең кыйммәтле кәгазьләре дә күз ачып йомганчы очсызландылар. «Роснефть» бәясе бер көн эчендә 1 триллион сумга кимеде. «Лукойл» 25,6 процентка очсызланды, «Саклык банкы» 25,2 процентлык бәясен югалтты. Исемлекне дәвам итәргә була. Югалтулар саны ике урынлы саннар белән бәяләнә. Боларның барысына да Согуд Гарәбстанының, Россиягә үч итеп, апрельдән башлап җир маен чыгаруны арттырачагын игълан итүе этәргеч бирде. Апрель әле җитмәгән, биржа индекслары эри инде. Согудләргә ияреп, Африканың нефть державасы булган Нигерия дә «кара алтын» чыгаруны арттырачагын игълан итте. Башка нефть сатучы илләр дә базар өчен көрәшкә кушылачаклар, шикләнмик. Мәскәүдә 40 долларлык баррельгә исәп тотканнар иде. Ул исә 31гә кадәр түбәнәйгәннән соң, 35-36 тирәсендә тотрыкланып маташа. Тагын да түбәнәймәс дигән ышаныч юк.

Чимал сатып алучы державалар өчен түбән бәя бик яхшы инде, билгеле. Әмма дүшәмбе көн технологик компанияләрнең дә куыклары шиңү белән тарихка керерлек булды. Японнар да, американнар да, европалылар да зур күләмдә акча югалтты. Американың Федераль резервы куыкларны ямау өчен ашыгыч рәвештә 100 миллиард доллар баса башлады. Базарлар өчен бу – күлгә бер тамчы. Тик янкилар аның белән генә туктап калмас, мөгаен. Әмма куыкларны доллар кәгазе белән ябыштыру зур файда китермәс. Бу бит инде сыналып яраксызга чыккан ысул. Бу юллар язылганда биржа түнтәрелеше бераз салмакланды, әмма ул дәвам итә.

Рәшит Фәтхрахманов
Фото: Sue Ogrocki / AP


Фикер өстәү