Татарстан Россиянең икътисади яктан иң “сәламәт” 10 төбәге исемлегенә кергән

“Известия” язганча, Татарстан Республикасы Россиянең икътисади яктан “сәламәт” төбәкләре рейтингында сигезенче урынга чыккан.

Рейтинг лидерлары – чималга, шулай ук нык үсешле эшкәртү сәнәгатенә ия булган төбәкләр. Болар – Мәскәү, Сахалин, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец, Ханты-Манси округлары, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, үзебезнең Татарстан, шулай ук Магадан һәм Ленинград өлкәләре.

Ә инде икътисади “сәламәтлеге” белән мактана алмаган төбәкләр дистәсенә Чечня, Алтай крае, Бурятия, Кабарты-Балкар, Курган өлкәсе, Забайкалье крае, Калмыкия, Карачай-Черкас, Ингушетия һәм Тыва кергән. Белгечләр фикеренчә, аларның икътисади “саулыгы” начар булу әлеге дә баягы шул чимал юклыкка бәйле.


Фикер өстәү