Авылда яшәүче 29 яшькә кадәр бәби табучы хатын-кызларга пособие түләнәчәк

Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кылды: 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 яшенә кадәр дүртенче-бишенче баласын тапкан аналарга 100 мең сум акча түләнәчәк», — диде министр.

Республика демографик чараларына килгәндә, авыл җирлегендә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум түләнә. 2018 елдан 4,1 мең кеше шул пособиене алган.

Авылда 29 яшенә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум түләнә. 2018 елдан шундый 812 хатын-кыз исәпләнә. Быелдан башлап, 100 мең сум дүртенче-бишенче баласын табучыларга да түләнәчәк.


Фикер өстәү