Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләрендә ОРВИ һәм грипп авыруларын таратмас өчен чикләүләр керә

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләрендә ОРВИ һәм грипп авыруларын таратмас өчен әлегә массакүләм чараларын үткәрмәскә карар ителгән. Сүз уңаеннан, 28 февральдән 6 мартка кадәр Казанда, Кукмара һәм Менделеев районнарында урнашкан 13 мәктәптә 26 сыйныфның карантинга ябылуын искәртик. Әмма республикада бер генә мәктәп тә тулысынча карантинга ябылмаган.

Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, мәгариф оешмалары җитәкчелеге дәресләр вакытында балаларның сәламәтлеге өчен җаваплы. Аларга көн дәвамында укучыларның кәефен күзәтеп тору, шулай ук аларның тән температурасын үлчәү тәкъдим ителә. Авырып киткән очракта укучыны, әти-әнисе килеп җиткәнче, сыйныфташларыннан аерып торырга киңәш ителә. Мәктәп шулай ук сырхаулаган балалар турында поликлиникага хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш һәр сыйныфка барлык дәресләрне бары тик үзләренең аерым кабинетында гына үткәрү бурычы йөкләнгән.

Роспотребнадзор исә салкын тидерү авыруларын йоктырмау, ә иң мөһиме – яңа төрдәге коронавирусның таралу куркынычын булдырмау өчен кеше күп йөри торган вакытта җәмәгать транспортына утырмаска һәм халык күп булган урыннарга (сәүдә үзәкләренә, спорт чараларына һ.б) бармаска куша. Белгечләр шулай ук чир йоктырмау максатында телефон-смартфоннарны ешрак дезинфекцияләргә, кул бирешеп яисә кочаклашып күрешмәскә киңәш итә.


Фикер өстәү