Коронавирус берничек тә БДИга йогынты ясамаячак. Аны укучылар билгеләнгән көннәрдә тапшырачак. Шуның нәтиҗәсендә сынауларны кичектерәләр икән, дигән имеш-мимешләргә «Рособрнадзор»да ачыклык керттеләр. Быелгы БДИдан нәрсә көтәргә? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов имтиханнарны уздыру үзенчәлекләре белән таныштырды.
– Белем сыйфатын арттыру безнең өчен бик мөһим. Бу бурычны Президент Владимир Путин илкүләм «Мәгариф» проектында да билгеләде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен район мәгариф бүлекләре, мәктәпләр бар көчен куя. БДИ – мәктәптә яхшы укыганнар өчен катгый сынау түгел. Имтиханда укучы кыска вакыт эчендә белемен дә, аны күрсәтү осталыгын да тәкъдим итә белергә тиеш, – диде Рафис Борһанов. – Быел кайбер фәннәрдән имтихан биремнәренә берникадәр үзгәрешләр кертелде. Тик алар математика, биология, химия, информатика, чит телләргә кагылмый. 11 нче сыйныф укучысы математикадан база яки профиль сынавын гына сайлый ала. Уку йортын моңа кадәр тәмамлаганнарга бары профиль өлешен генә сайлау мөмкинлеге бирелә. Технологияләргә килгәндә, быел да имтихан материаллары имтихан үткәрү пунктларында бастырылып чыгарылачак.
БДИны 25 майда география һәм әдәбият, информатика фәннәреннән тапшыра башлаячаклар. 28 майдга – рус теле, 1 июньгә математика сынавы билгеләнгән. Имтихан бирергә барлыгы 18 611 кеше гариза язган. Шуларның 17113е – быелгы чыгарылыш укучылары, 277се – техникумнарда белем алучылар, 200дән артыгы – сәламәтлеге чикләнгән балалар. Мәктәпне башка елларда тәмамлаган 1221 кеше дә катнашырга җыена. Соңгылары күбрәк рус теле, математика (профиль), җәмгыять белеме, биология, химия, физика, тарих кебек фәннәрне сайлаган. Быелгылар бигрәк тә җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәренә өстенлек бирәчәк. Министр әйтүенчә, җәмгыять белеме – гуманитар гына түгел, ул бөтен дөньяны танырга өйрәтүче фән. Химия, физика кебек фәннәрнең дә нигезе ул. Нефть, химия буенча алга киткән республикада исә техник фәннәр вузларга укырга кергәндә кирәк.
Төп этапта 83 имтихан пункты эшләр дип көтелә. 1406 кабинетта видеокүзәтү җайланмалары урнаштыралачак. Сынауларны үткәрүгә 6,5 мең педагогик хезмәткәрне җәлеп итмәкчеләр. Сәламәтлекне 100 медицина белгече кайгыртачак. Һәр пунктта икешәр күзәтүче – вуз студентлары билгеләнгән. Төбәк һәм федераль күзәтчеләр https://smotriege.ru/ порталы аша бүлмәләрне онлайн күзәтәчәк.
Кайчан?
Өстәмә этап: 11 нчы сыйныфта 20 марттан, 9 нчы сыйныфта 21 апрельдән башлана
Төп этап: 11 нчы сыйныфта – 25 майдан, 9 нчы сыйныфта – 22 майдан
Өстәмә этап – 4 сентябрьдән
Төзәтү колонияләрендә тәрбияләнүчеләр арасында 45 кеше математика һәм рус теле сынауларын тапшырган инде. Нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Гомумән, сынауны алдан бирү этабында 769 кеше катнашачак. Болар – мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар, урта һөнәри уку йортлары студентлары, төрле сәбәпләр аркасында сынауларны төп этапта бирә алмаучылар, әйтик, илкүләм һәм халыкара чараларда катнашучылар, укуларын чит илдә дәвам иттерүчеләр.
Инша язмыйча, имтиханга кертмиләр. 4 декабрьдә узган чарада 16682 кеше катнашса, 42се «незачет» алган. Кабат тапшырганда, 4 кеше осталыгын күрсәтә алмаган, аны тагын бер тапкыр май аенда язарга мөмкин. Алар арасында өйдә укучы бер бала да бар. Бу урында министр: «Өйдә укыганнар арасында да яхшы укучылар очрый. Миңа калса, мәктәптә укыганнарның белеме тирәнрәк, дөньяны күзаллавы да киңрәк», – диде.
Имтихан билгеләре аттестатка да йогынты ясый. «5ле»гә укучылар рус теле һәм математика фәннәреннән 70тән ким балл җыйса, алтын медальдән колак кагачак.
Быел 4, 5, 6, 7 сыйныф укучылары бөтенроссия тикшерү эшләрендә (ВПР) мәҗбүри катнашса, 8 нче сыйныф укучылары өчен ул беренче тапкыр сынау рәвешендә уздырыла. Шулай ук 11 нче сыйныф укучыларын да әлеге тикшерүләр читләп үтмәячәк. Димәк, имтиханнарга кирәкле фәннәргә әзерләнеп кенә башкаларыннан котылып булмаячак. Министр белдергәнчә, мәктәптә тормышта кирәкмәгән бер генә фән дә юк.
9 нчы сыйныф укучылары сынауларының төп этабы быел иртәрәк, ягъни 22 майда башлана. Бу «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен уздыруга бәйле. Алар рус теле һәм математикадан тыш, тагын ике ирекле сынау тапшыра. Быел 1900дән артык бала татар телен сайлаган.
– Курку башта була инде. Кими торган курку бу. Алдагы елларда фәлән апа, абый бирде бит әле, дип үзләрен тынычландыралар. Мәктәптә сынау имтиханнары уздырабыз. Быел 9 нчы сыйныфны 13 укучы тәмамлый. Аларның өчесе укуын башка мәктәпләрдә дәвам иттерергә җыенса, калганнары техникумга барырга ниятли, – ди Актаныш районының Такталачык тугызъеллык мәктәбе директоры Алмаз Хаҗиев.
Бары үз белемеңә генә таянырга! Министр укучыларга әнә шулай дип киңәш итә.
– Шпаргалка алып керүчеләр аны ничек тә булса, тартып чыгару турында гына уйлый. Тартып чыгарганда, эләгәләр дә инде. Шуңа күрә үз белемеңә генә ышанырга кирәк, – диде Рафис Борһанов.
Имтиханда үзеңне тоту кагыйдәләре:
Ярый:
бәдрәфкә, медпунктка оештыручы озатуында барырга;
өстәмә бланк, каралама алырга;
биремнәр бозылган очракта алыштырырга;
имтиханны вакытында алдан тәмамларга.
Сәламәтлеккә бәйле булганда, башка көнгә күчерү сәбәпле, имтиханны алдан төгәлләргә. Моның өчен раслый торган белешмә булырга тиеш.
Сәламәтлеге чикләнгәннәргә махсус җиһаздан файдаланырга, белгечтән ярдәм сорарга мөмкин.
Ярамый:
күчеп утырырга;
сөйләшергә;
имтихан бирүчеләргә бер-берсе белән предметлар алмашырга;
материалларны фотога төшерергә;
бүлмәгә аудио, фото, видеотехника, телефон алып керергә;
кабинеттан БДИ материалларын алып чыгарга;
озатучысыз бүлмәдән чыгарга.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat