Алабуга хастаханәсенә салынган Италия кешесендә коронавирус табылмаган

Алабуга хастаханәсенә ОРВИ билгеләре белән салынган Италиядән кайткан кешедә коронавирус табылмаган. Бу хакта  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, чит ил кешесе Италиядән февраль азагында килгән. Бу атна башында ир-атта салкын тию билгеләре пәйда булган һәм ул табибларга мөрәҗәгать иткән.

Ирне Алабуга үзәк хастаханәсенә салалар, анда коронавируска анализлар алалар. Анализлар COVID-19 вирусының пациентта табылмавын күрсәткән. Әмма әлегә ир хастаханәдә карантинда була.

Фикер өстәү