«Кая барса да барсын, әмма укытучылыкны гына сайламасын!»

Район үзәгендәге бер оешмада эшләүче танышым көлдерә: «Кичтән эш күплектән, кәгазь боткасыннан туеп, булды, җитте, юньлерәк эш бетмәгән, китәбез, дип кайтып китәбез дә иртән бик җайлап кына килеп утырабыз». «Бер сез генә түгел, бик күпләр шулай эшли», – мин әйтәм.

Дөресе шулай, ниндидер тынгысызга, мәшәкатьлегә әйләнде шул күпләрнең эше. Менә шуңа күрә дә бүген югары сыйныфта укучы балаларның күбесе нинди һөнәр сайларга да белми бугай инде. Сер түгел: баласы чыгарылыш сыйныфта укучы әти-әниләрдән хәл сорашкан таныш-белешләре азактан бер сорауны бирмичә калмый: «Балаң кая бара? Укырга кая керә?» Җавапны ишеткәч тә, гадәттә реакция бер төрлерәк: «Нигә шунда җибәрәсез, шул да булдымы һөнәр, бүген бөтенләй перспективасы юк бит аның…» Үзенең баласы яки туганы табиб булып эшләгәннәр: «Табиблыкка гына кертә күрмә. Шуннан да җайсыз эш юк. Өйгә вакытында кайтып керә алмыйлар, әле төнлә дә чакыртып алалар, чирләр азды, укол-даруларның көче җитми, пациентлар көйсезләнде… Көннәр буе аһ-ваһ килгән авыру-сырхауның зарын тыңлап утыру да рәхәт түгел. Әле бит соңгы елларда аларның авыру карарга вакытлары да калмады, кәгазь боткасына күмелделәр…» – дип киңәш бирә.

Бер генә якын кешесе балалар бакчасы, мәктәп системасында эшләүчеләр исә: «Бүген акыллы кеше баласын мәктәп тирәсенә җибәрәмени, кая барса да барсын, әмма укытучылыкны гына сайламасын», – ди. Бухгалтер, икътисадчы булып эшләүчеләр дә, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә үз һөнәрләрен: «Кызыга торган эш түгел», – дип бәяли, авыл хуҗалыгы системасында эшләүчеләр дә агроном, инженер, механик белгечлекләрен «бетереп ата», төзелеш тармагындагылар да бу һөнәрне мактамый, киңәш итми… Аларга колак салсаң, бүген балаларга сайларга һөнәр дә калмый түгелме?

Шулай да, миңа калса, бу сүзләрнең һәркайсында хаклык бар: дөньялар үзгәрде, вакыйгалар, яңалык-яңарышлар тизләнде, таләпләр-карашлар каршылыклыга әйләнде, проблемалар артты, вакланды… Ә стимул һәм иртәгеге көнгә ышаныч булмау, бүген гадәти булган әйберләрнең иртәгә гадәттән тышка әйләнүе, безнең мисалга әйләндерсәк, бүген генә бик кирәкле булган һөнәрләрнең иртәгә үк инде кирәксезгә әйләнүе, әледән-әле кабатланып торган кыскартулар дулкыны, дөрестән дә, бер генә һөнәрне дә романтик биеклеккә күтәрә алмый. Белмим, бүген үзе эшләгән оешмадан, үзе сайлаган һөнәрдән тулысынча рәхәтлек, элеккәчә әйтсәк, ямь-тәм табып эшләүчеләр, канәгатьләр күпмедер? Билгеле, азчылык. Күпләргә, киресенчә, нәкъ менә ул эшләгән урында гына кыендыр, башкаларга җиңелдер кебек тоела. Мондый карашка, миңа калса, җавап та бер генә: «Без кайда юк, шунда яхшы, шунда рәхәт»… Иң мөһиме, никадәр зарлансак та, эшебез, эшләрлек сәламәтлегебез булсын…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү