Россиядә сумның очсызлануына бәйле рәвештә азык-төлекнең һәр төренә бәя күтәрелүе турындагы хәбәр дөрес түгел, дип яза «Известия».
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, соңгы вакытта илдә кайбер азык-төлеккә бәяләр күтәрелсә дә, авыл хуҗалыгы товарларына бу кагылмаячак. Үзебездә җитештерелмәгән яшелчә, җиләк-җимешкә генә бәя үзгәрергә мөмкин.
— Базарларда чит илләрдән кергән яшелчә-җимешнең күләме аз. Бүген исә авыл хуҗалыгы чәчүгә төшәргә дә әзер. Язгы чәчү кампаниясе өчен чит илләрдән китереләсе әйберләр сатып алынган инде. Димәк, борчылырга урын юк, — диләр министрлыкта.
Россия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү буенча җитди программа төзелгән иде. Анда, шулай ук, илдә җитештерелгән товарларга бәяне контрольдә тоту да каралган.