Татарстанда беренче район паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Ул Татарстан Республикасы Саба районында Россия Президенты грантлары конкурсында җиңү ярдәмендә барлыкка килде.
Бүгенге көндә 20 меңгә якын татарстанлы паллиатив-хоспис ярдәменә мохтаҗ, аларның күбесе авыл җирендә яши. Киләчәктә мондый кабинетларны республиканың һәр районында ачу планлаштырыла.
Россиядә паллиатив ярдәм системасын үстерүгә күп кенә финанс инструментлары җибәрелгән, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм грантлар системасы. Илкүләм проектның төп бурычларының берсе – яман шештән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.