Бензин бәясе артырмы?

Роберт Гыйләҗиев, Татарстанның Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе җитәкчесе:

– Бу көннәрдә генә бензин бәяләре күтәрелмәс, дип уйлыйм. Чөнки зур компанияләрнең (“Татнефть”, “ТАИФ” һәм башкалар) ике атнага җитәрлек ягулык запаслары бар. Шуңа күрә алар күтәрмәсә, башкалар да алар үрнәгендә арттырмас дип уйлыйм. Әлегә ике-өч айдан нәрсә буласын әйтүе авыр. Вазгыять ничек булыр, ил җитәкчелеге нинди карарлар кабул итәр? Шуңа да бәйле булачак. Бәя күтәрелгән очракта, ягулыкка гына түгел, бөтен товарга да кагылырга мөмкин.

Нефть бәясе 25-30 долларга төшсә – бу инде бик начар. Аннан соң аның күпме вакытка кадәр сузылуы да мөһим роль уйный: ярты елмы, ике-өч айга сузылырмы? Анысы бар.

 Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү