Март аенда бакчада башкарылырга тиешле мөһим ЭШЛӘР

* Көзен җимеш агачлары кәүсәсен акшарларга өлгермәгән булсагыз, кояш күренүгә үк, шушы эшкә керешегез. Моның өчен известь сыекчасы яки эмульсия буявы кулланырга кирәк.

* Агачларда чәчәк бөреләрен саклап калу өчен, ябалдашларына известь эремәсе (10 литр суга 1 кило известь исәбеннән) бөркегез.

* Кар эреп бетүгә, агач кәүсәсе штамбына (кәүсәнең астан беренче ботагына кадәрге өлеше) «тозак» (катыргыдан, полиэтилен пленка, капчык тукымасы яки резинадан 20 – 25 см киңлектә кисеп ясалган тасманы кәүсәгә урап бәйлиләр) урнаштырыгыз. Туфракта кышлаган зарарлы корткычларга агачка менеп китү мөмкинлеге бирми ул.

* Агач ябалдашлары һәм кәүсәләрендә, җиләк куаклары ботакларында суыктан ярылган, чатнаган урыннары юкмы? Булса, суыклар үткәч, мондый «җәрәхәт»ләрне үткен бакча пычагы белән агачның сәламәт тукымасына кадәр чистартыгыз да, тимер (бакыр) купоросы эремәсе белән дезинфекцияләп, «садовый вар» (пластилинга охшаган матдә) сылап куегыз.

* Күпьеллык чәчәкләрнең суганчалары бурсымасын өчен, өсләрендәге кар катламын таратып җибәрегез. Кар өстенә азотлы ашлама сибегез (бер кв.м мәйданга 20 г исәбеннән).

* Кар эрегәч, күпьеллык чәчәкләр тамырларының бераз гына бурсыганын күреп алсагыз, аларны кичекмәстән күчереп утыртыгыз һәм өстенә торф сибегез.

* Туя, артыш (можжевельник) кебек ылыслы агачларның яшь ботакларын, кояшның яндыргыч нурларыннан саклау өчен, полиэтилен яки спанбонд белән каплап куегыз.

 

Фото: maja-dacha.ru


Фикер өстәү