«Яшел дерби», «Рубин» матчлары күчерелә?

Якын арада бөтен массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерергә мөмкиннәр. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, күп кеше катнаша торган чараларның үткәрү вакытын кичектерү турында план эшләнелә. «Бу барысы да кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан башкарыла. Чараларны буш стадионнарда уздыру, туры эфирда күрсәтү мисаллары бар» , — диде ул.


Фикер өстәү