Танылган песи Рөстәм Миңнехановта кунак булган, чын татар каймагын татып караган

Артык авырлык аркасында самолетка кертелмичә, бөтен илгә танылу алган Виктор исемле песи Казанга килгән иде.

Ул Татарстан Президентында кунакта булырга да өлгергән. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фонында Виктор фотосын Instagram аккаунтында урнаштырганнан белдек.

«Ул (песи хакында сүз бара) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.

Блогер песие белән Казанда өч көн кунак булачак. Виктор белән хуҗасы Казанның истәлекле урыннары белән танышып, җирле мохит үзенчәлекләрен тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа да әзерләнгән. Михаил Галин һәм аның песие кичә Кремль яр буенда булды һәм Казан Мәчесенә куелган һәйкәлне дә карады. Бу көннәрдә Казан Кремлендә, Чәк-чәк музеенда булырга, Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Иннополиска барырга планлаштыралар.


Фикер өстәү