Гагарин Кубогы өчен көрәш: хоккей бәйрәме кем урамында булыр?

Хоккей җанатарларының хыялы чынга ашты. “Ак барс” Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналында “Салават Юлаев” белән очрашачак. Киләсе атнада спорт сөючеләрнең төп игътибары Казан белән Уфа каршылыгында булачак.

Билгеле булганча, “Ак барс” плэй-оффның тәүге этабын хатын-кызлар бәйрәм иткән көнне үк тәмамлады. Җанатарлар 8 марттан бирле Казан командасына киләсе көндәш кем буласын фаразларга тырышты. “Сибирь” яки “Салават Юлаев” туры килергә тиеш иде. Хоккей мәсьәләсендә Казан Новосибирскидан өстенрәк күренә. Аларга каршы уйнау якташларыбызның ялга соңрак китү ихтималын арттырыр иде. Әмма күңел барыбер Уфаны тели. Чөнки “Ак барс” белән “Салават Юлаев” каршылыгы – бер атнадан артыкка сузылачак хоккей бәйрәме дигән сүз. Ике команда тарафдарлары гына түгел, барлык спорт сөючеләр өчен. Әмма бәйрәм бер як өчен генә күңелле тәмамланачак.

Ике күрше республиканың төп хоккей командалары арасындагы көндәшлек турында артыгын сөйләп торуның кирәге юк. Төрлесе булды. Тарихка кереп калган җиңүләр, әле дә онытылмаган җиңелүләр, яшел төскә манылган көндәшлек чиген узып, дошманлык ягына авышкан заманалар. Соңгы елларда Казан белән Уфа арасындагы уеннардан заманача тамаша ясарга тырышалар. Чәкчәк кубогы барлыкка килде, җанатарлар да тынычлана төште. Бозда исә барысы да искечә. Ел саен уенчылар алмашынып тора, әмма киеренкелек беркая да китмәде.

Әлегә кадәр “Ак барс” белән “Салават Юлаев” КХЛ уеннарында 74 мәртәбә очрашкан. Казан командасының 38 җиңүе бар. Быелгы 6 очрашуның 4ен Татарстан хоккейчылары отты. Алдагы елларда Гагарин Кубогы өчен барган көрәшнең плэй-офф өлешендә көндәшләр 6 тапкыр очрашкан. Шуларның дүртесендә “Ак барс” өстен чыккан.

Статистика кызык һәм файдалы мәгълүмат бирсә дә, плэй-офф уеннарында еш кына аның мәгънәсе юкка чыга. Быел да шулай. 18 март көнне башланасы сериядән ни көтәргә? Турнир таблицасына күз салсак, Казан өстәрәк урнашкан. Әмма “Нефтехимик”ка каршы узган очрашуларда бу өстенлек күренмәде. Бәлки, “Ак барс”ның аны күрсәтәсе дә килмәгәндер. Дмитрий Квартальнов уенчылары Түбән Кама хоккейчыларын тәҗрибә һәм осталык ярдәмендә отты. Тик ун көнлек ялның зыяны булмасмы?

“Салават Юлаев” исә “Авангард”ка каршы узган матчларда Гагарин Кубогы өчен барган көрәштә тәҗрибәле һәм максаты зур булуын раслады. Беренче очрашуда оттырдылар, икенчесен өстәмә вакытта оттылар һәм сериянең язмышын үзләре хәл иттеләр. КХЛда иң яхшылардан саналган ике өчлекнең берсе Уфада уйный. Умарк, Маннинен һәм Хартикайненны долларга бәя күтәрелү дә туктата алмый. Калган хоккейчылар да кирәк чакта нәтиҗәгә ирешә алганын күрсәтте. Казанның төп “йолдыз”ы Данис Зарипов исә бу көннәрдә бозда уйнау түгел, тамашачының күңелен күрү белән шөгыльләнде. Сүз уңаеннан, ике атнадан 39 яшен тутырачак Данисны нәкъ менә “Салават Юлаев”ка каршы узган очрашуда имгәткәннәр иде. Ул матчны да, башкаларын да онытып, барысын да яңабаштан башларга вакыт җитте.

Казан белән Уфа алдагы елларда ничек уйнады?

Быелгы уеннар 18, 20, 22, 24, кирәк булган очракта 26, 28, 30 март көннәренә билгеләнгән.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү