3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага тиешле акчаны ничек алырга?

Җан башына туры килә торган керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр 1 июльдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары өчен айлык түләүләр ала башлаячак.

Аз керемле гаиләдә 3-7 яшьлек балалар саны берничә булган очракта, пособие һәр бала өчен билгеләнә. Шул ук вакытта гражданнарыбызга моңа кадәр төбәк дәрәҗәсендә билгеләнгән түләүләр дә тулы күләмендә сакланып калачак.

Росссия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, гаиләгә бала өчен айлык түләүне рәсмиләштерү өчен электрон рәвештә гариза тапшыру да җитә. Гариза формасы – һәркем өчен бер үк төрле, әлләни күп мәгълүматлар күрсәтү дә таләп ителми. Бернинди белешмәләр дә тапшырырга кирәкми. Ведомстволар гаиләнең керемнәре турында мәгълүматларны үзләре соратып алачак һәм тикшерәчәк.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша тапшырырга мөмкин. Әлеге порталда шәхси кабинеты булмаган кешеләр өчен аны гадәттәгечә – Күп функцияле үзәк яки социаль яклау органнары аша тапшыру мөмкинлеге дә сакланып кала.

Бала өчен түләү берьюлы бер елга билгеләнә. Акча 2020 елның 1 гыйнварыннан түләнә. Ягъни баласына 1 гыйнварга кадәр 3 яшь тулган гаиләләр берьюлы 2020 елның 6 ае өчен акча алачак. Балага гыйнвардан июнь аена кадәрге чорда 3 яшь тулган очракта, гаилә аңа өч яше тулганнан соң түләү ала башлаячак. Мәсәлән, сабый апрель аенда 3 яшькә җитсә, гаиләгә ярты елның өч ае өчен түләнә.

Пособие күләме бер балага төбәктә яшәү минимумы күләменең 50%ын тәшкил итә. Ил буенча алсак, уртача 5500 сум чамасы бу. Белгечләр исәпләп чыгарганча, әлеге акча якынча 2 миллион балага биреләчәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү