Укытучыларга һәм табибларга фатирлар төзеп бирәчәкләр

Быел Чирмешәндә 16 фатирлы тагын бер аренда йорты файдалануга тапшырылырга тиеш.

Төзүчеләр әйтүенчә, бу объектта эш өч ай эчендә төгәлләнергә мөмкин. Юлчылар урамындагы әлеге төзелештә көн саен егермеләп кеше эшли. Материалларга тоткарлык юк. Инде икенче катның стеналарын күтәрәләр.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин әйтүенчә, район үзәгендә җәй башларында 24 фатирлы тагын бер торак йорт төзи башлаячаклар. Элеккеге аэропорт территориясендә киләсе елларда арендага күп фатирлы янә дүрт йорт төзү күздә тотыла.Узган елда районда 5100 квадрат метр торак йорт төзелгән. 2020 елда бу күрсәткеч 7 меңгә җитәргә тиеш.

Болардан тыш, Чирмешәндә табибларга – 11 фатир, кайбер авылларда медицина хезмәткәрләренә аерым торак йорт төзеп бирмәкчеләр. Районда 32 укытучыны да тораклы итмәкчеләр. Әлегә бу эшкә кирәкле документлар әзерләнә, килештерелә.

Табибларга, авыл фельдшерларына торак “Авыл докторы”  укытучыларга —  “Авыл укытучысы” федераль программасы буенча төзелә.


Фикер өстәү