Марат Әхмәтов: «Бүген авылда яшәү өчен шартлар бар, әмма хезмәт хакын арттырмый торып, яшьләр авылда калмаячак»

Баксаң-күрсәң, авыл кешесен һәркайда бер үк проблемалар борчый икән. Чүпрәле районында узган авыл халкының активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәсендә моңа тагын бер кат инандым.

Фермер яки шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асраучылар ничек итеп җир алырга белми аптырый. Югыйсә еллар буена эшкәртелми ятучы җирләр дә шактый. Алып кына булмый. Сәбәбе дә билгеле. Кайчандыр 49 елга арендага алынган сөрү җирләре бер кулдан икенчесенә күчеп, банкларда залогка салынган. Ферма биналары да шундый ук сәбәп белән буш ята.

Аларны хәл итү өчен махсус законнар кирәк. “Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләрдә ачыкланганча, бүген авыл халкының активлыгын арттыру юнәлешендә кичекмәстән хәл ителергә тиешле шундый 24 проблема бар.

Зона киңәшмәсенең пленар өлешендә чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, узган ел Татарстанда авыл халкының активлыгын арттыруга Россиядә тиңе булмаган күләмдә –  27,2 миллиард сум акча бүленгән. Шуның 2 миллиард 500 миллион сумы – шәхси хуҗалыкларга бирелгән. Якын елларда әлеге максатларда бюджеттан 69 миллиард сум биреләчәк.

– Бүген авылда яшәү өчен шартлар бар. Әмма хезмәт хакын арттырмый торып, яшьләр авылда калмаячак. Кайчандыр 60 меңнән артык кешесе булган Чүпрәле районында бүген 21 мең кеше калып бара. Фермер һәм шәхси хуҗалыкларда терлекне күпләп асрыйсыз. Әмма хезмәтне җиңеләйтү, фермаларда эш шартларын яхшырту турында кайгырту җитми. Бүген сәнәк һәм көрәк заманы түгел. Авыл халкының активлыгын күтәрүдә башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсен, аерым алганда, төрле кооперативларга берләшеп эшләү тәҗрибәсен киңрәк кулланырга вакыт, – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, аграр тармак үз алдына ел дәвамында игенчелек, терлекчелек һәм башка барлык юнәлешләрдә 5 процент үсешкә ирешү бурычын куя. Моңа ирешү өчен барлык хуҗалыкларга, шул исәптән фермер һәм шәхси хуҗалыкларга да икеләтә тырышырга туры килә. “Әлегә күп юнәлешләр буенча җитешсезлекләр бар. Шул исәптән, дәүләт ярдәмен, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның эчке мөмкинлекләрен күбрәк ачарга кирәк”, – диде ул.

Чүпрәле районы фермер һәм шәхси хуҗалыкларында 1019 баш мөгезле эре терлек калып бара. Баш саны кимү – сөт өчен түләүнең һаман түбән тәгәрәвенә дә бәйле. Әлеге җәһәттән министр яңарак кына үзе эшләп киткән Буа районы тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Шәхси хуҗалыклардан кабул ителә торган сөткә бәяләр кими башлагач, район күләмендә тикшерүләр узган. Нәтиҗәдә, җитештерүчедән эшкәртүчегә кадәр арада бер килограмм сөткә түләнгән акчаның 8 сумга кимүе ачыкланган. Гаеплеләргә карата катгый чаралар күрелгәннән соң, хәл уңай якка үзгәрде. Буа районында сөткә түләү бүген дә республикада иң югарылардан санала, ди министр.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү