Рәниф Шәрипов: «Киләчәккә әманәтең хатасызмы?»

Авыллар тарихын барлап язу – соңгы елларда калкып чыккан бик күркәм, бик кирәкле эш. Төрле күләмдә, төрле сыйфатта эшләнгән шундый китаплар кулыма кергәләгән иде инде. Шулар арасыннан иң күләмлесе, иң сыйфатлысы, иң күп мәгълүматлысы – Кукмара районының Балыклы авылының тарихын тасвирлаган “Бөр буенда Балыклы” китабы.

832 битле, 4 килога якын авырлыктагы, саллы гына эшләнгән бу басмада искитәрлек күп материал тупланган. Тарихи документлар, фоторәсемнәр, графиклар, таблицалар… Бу эшне нигездә Фирдания Нугаева ерып чыкты дип әйтергә була. Билгеле, мондый зур эшне ярдәмчеләрсез башкарып чыгып булмас иде. Әлеге китап турында сүз чыкканда, Фирдания үзе дә беренче чиратта булышчыларын искә ала, алар турында сөйләргә ярата. Шулай да, күпме ярдәмче булса да, җыелган барлык мәгълүматны еллар буена җентекләп-бөртекләп эзлекле бер тәртипкә салыр өчен, кемнеңдер таланты кирәк.

Фирдания Нугаева – талантлы шәхес. Яшьрәк вакытта хикәяләр, юморескалар язып, шәп язучы булыр бу дигән өмет уяткан иде. Һөнәре буенча ул – табиб. Әдәбият тарихында табиб язучылар аз түгел. Ләкин табиблык йөге, тормыш мәшәкате басты, ахры – Фирдания әдәби иҗатка суынды. Дистә еллар вакыт узгач, бу сәләтнең дә кирәге чыкты һәм, авыл тарихын язганда, файдасы күп булды. Әлеге китапка кергән тарихи мәгълүматларны эзләп табуга һәм китапны бастырып чыгаруга тотылган барлык чыгымнарны шул авылда туып үскән, бүген “Урал” крестьян хуҗалыклары берләшмәсен җитәкләгән Хәбибрахманов Газинур Хатим улы үз өстенә ала. Китапның бер өлеше сатылуда булса да (инде беткәндер), икенче өлешен Газинур әфәнде авылдашларына бушлай тарата. Гомумән, шәп кешеләр яши Балыклыда. Дусларымнан чыгып, белеп әйтәм.

Миңа бу китапны алдан карап чыгып, кереш сүз язу бәхете эләкте. Менә ниләр язганмын:
“Тарихи-документаль әсәр, аерым алганда, гади бер татар авылы тарихы шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, күзләреңнән яшьләр чыгарырлык тетрәтерлек була ала икән дип уйламаган идем. Тарихыбыз бер булып, күп нәрсәсе таныш булса да, күпме яңалык, газап, сагыш-хәсрәт ачылыр да күз алдыңа килеп басар дип кем көткән. Бик тә җентекләп, авыл тарихына олы мәхәббәт белән язылган әлеге китапны укып чыккач, аңлыйм – әле без үз тарихыбызны бик аз беләбез икән! Еллар узган саен тарихи вакыйгалар ерагая, онытыла… Безнең үткәннәребез – бәяләп бетермәслек зур хәзинә, чорлар аша килгән сабак, белем, кисәтү… Бу хәзинәне кадерләп кенә, югалтмыйча, буыннан буынга тапшыра белергә, киләчәгебезне кайгыртырга, ялгышларны кабатламаска кирәк. Яман коткы җилләренә, имансыз-денсез үзгәрешләр давылына бирешмичә, үз кыйблаңа, үз тарихыңа тешең-тырнагың белән ябышып, үз милләтеңә, илеңә файда китереп, алга таба яшәү генә имин, тәүфыйклы-иманлы мул тормышка китерәчәк.
Татар халкы – булдыклы, тырыш халык. Балыклы авылы мисалында бу бигрәк тә ачык күренә. Кемнәр генә юк анда – самавырчылар, шәл бәйләүчеләр, умартачылар, тимерчеләр, балта осталары, тырыш игенчеләр… Шундый тырыш, хезмәт сөючән аек халыкны бөлгенлеккә төшерер өчен күпме көч куярга, күпме кан коярга кирәк булган бит! Ләкин барыбер нәсел үзенекен итә. Күпме югалтулар, михнәтләр аша халык үз кыйбласына кайта…”

Вакытында тарихи әсәрләрне күп укыдым. Тора-бара, җитлегү нәтиҗәсендәме, автор фантазиясенә ышаныч кими башлады, язу осталыгына карата таләпчәнлек, төгәл мәгълүматлар, фактлар белән кызыксыну артты. Гомумән, тарих ул – төгәл фән. Кызганыч, кайвакыт аны үзләренә яраштырып, әвеш-түеш ялган әвәләп, пропаганда коралына әйләндерделәр. Дәлилле, нигезле фактлар ярдәмендә уйдырмаларны фаш итүче тарихчылар булса да, андыйлар күбрәк күләгәдә калды. Балыклы авылы тарихы тетрәтерлек чын вакыйгаларга таянып язылган. Инде шактый кырыс тормыш юлы үтеп каешланган мин дә бу китапны тыныч кына укый алмадым. Энциклопедияләрдән дә ким булмаган бу басманың республика күләмендә дә әһәмияте бик зур дип уйлыйм. Язылганнар билгеле бер төбәк турында булса да, Татарстанның күп авыллары үз тарихлары белән бер-берсеннән әллә ни нык аерылып тормыйдыр. Барысында да шул ук хәлләр, шул ук вакыйгалар. Урыннары гына, исемнәре генә башка.

Фирдания Нугаеваның язу эшенә осталыгы үткән еллардагы көн вакыйгаларын сурәтләгәндә сизелә. Мәсәлән, “Эспикүлән” дигән язмасы елый-елый, көлә-көлә, тетрәнеп укырлык, чын әдәби-нәфис-документаль шедевр. Тагын “Хәерчегә якты чырай”, “Әллә син безнең әтиме?” һ.б. Болары инде көлми генә елатырлык хатирәләр… Коры саннар, вакыйгалар чылбыры арасында, күз яшьләре эчендә яткан энҗе бөртекләре… Ләкин уйлап чыгарылган түгел. Күз яшьләре дә чын, вакыйгалары да – фактлар.

Тарихи әсәрләрдә бер кимчелек еш очрый. Ул да булса, өстән-өстән генә гомумиләштереп, кайбер бик әһәмиятле мизгелләрне шома гына тизрәк узып китү. Күптән билгеле бит, иң мөһиме – бөртекләп, җентекләп сурәтләнгән нечкәлекләр, детальләр. Нәкъ менә детальләр төгәл мәгълүмат бирә, кызыксыну уята. Әлеге “Бөр буенда Балыклы” китабы тоташ шундый нечкәлекләрдән, фактлардан, детальләрдән тора.

Инде йомгаклап шуны әйтәсем килә, күп көч куелган бу олы хезмәт, китапның авторы һәм бу эшкә булышлык иткән кешеләр хөкүмәт тарафыннан тиешле бәясен алса, әйбәт булыр иде. Башкаларга үрнәк, стимул, хак юл булсын!

Рәниф Шәрипов


Фикер өстәү