Татарстанда бер гаилә тәвә кошлары фермасын төзергә ниятли

Биләр авылында Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар тәвә кошлары фермасын төзергә ниятли. Хәзер аларның ике Австралия һәм дүрт Африка тәвә кошы бар.

Район җитәкчелеге гаиләгә ферма төзү өчен җир биргән. Хәзер фермерлар төзелешкә ныклап торып керешү өчен көннәрнең җылынуын көтә. Безнең як өчен кыргыйрак тоелган кошларны Самара өлкәсеннән алып кайтканнар. Моңа кадәр гаилә Татарстанның берничә кошчылык фермасында булып, эшне өйрәнгән. Киләчәктә, инкубатор булдыргач, кошларның баш исәбен күпкә арттырырга уйлыйлар.

“Таң”

Фикер өстәү