Хөкүмәт йортында узган брифингның күп өлеше бу юлы дөнья буйлап таралган коронавируска багышланды. Соңгы арада журналистлардан да моңа бәйле сораулар күп килгән. Очрашуда шуларга җавап бирделәр.
– Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан халкына ерак сәфәрләргә, аеруча эпидемиологик вазгыять начар булган илләргә барудан тыелып торырга тәкъдим итә. Бу – Кытай, Иран, Франция, Италия һәм башка илләр. Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать: язгы каникул җитү сәбәпле, сәламәтлекне куркыныч астына куймас өчен, Россиядән чыгудан тыелып торсыннар иде. Балалар сәламәтлеге мөһимрәк, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хакимият органнары вәкилләренең чит илгә командировкаларын да кичектерү турында карар кабул итте.
Мәскәүдә биш меңнән артык кеше катнашындагы эре спорт һәм мәдәни чараларны тыйдылар. Татарстан да алар мисалында массакүләм чараларның уздыру вакытын үзгәртергә ниятли. Сүз апрель азагына кадәр планлаштырылган чаралар турында бара. Лилия Галимова искәрткәнчә, аларны кичектерү эше оештыручы як белән килешеп һәм үзара аңлашып алып барыла.
Күчерергәме яисә тамашачысыз гына үткәрергәме? Гагарин Кубогы өчен көрәшүче “Ак Барс”ның “Салават Юлаев”ка каршы уздырасы очрашуларының язмышы әлегә ачыкланмаган. “Рубин” футбол клубы да шундый хәлдә. Аның “Локомотив” белән 5 апрельдә уен планлаштырылган.
– Чит илләрдә очрашуларны буш залларда үткәреп, туры трансляциядән генә күрсәтү практикасы кулланыла. Моны халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүдән чыгып шулай эшлиләр, – диде Лилия Галимова.
Татарстанда исә коронавируска бәйле вазгыять бөтен яклап контрольдә дип ышандырдылар. Махсус “кайнар линия” дә ачканнар. Коронавирус очрагы теркәлгән илләрдә булып кайткан кешеләргә 8 (843) 296-02-24 номерына шалтыратып, сәфәрләре турында хисап тотарга сорыйлар. “47 шалтырату кабул иттек. Үзләренең һәм башкаларның сәламәтлегенә битараф булмаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде Лилия Галимова.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat