Татарстанда йортлар төзергә 14 миллион каралган

Татарстанда ташламалы шартларда авыл ипотекасы буенча беренче кредитлар хупланды. Аларны Актаныш, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында яшәүчеләр алган. Бүлеп бирелгән сумманың күләме – 14,6 млн сум. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, беренче кредитларны “Россельхозбанк”ның төбәк филиалы бирә башлаган. Ташламалы ипотека авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Кредит еллык 3 процентлы ставка белән, 25 елга кадәр  бирелә. Ипотеканы Россиянең 21 яшьтән 65 яшькә кадәр һәркем алырга мөмкин. Бер генә шарт: төзеләсе корылма авыл җирлегендә булырга тиеш.


Фикер өстәү