Ял көннәренә һава торышы: кары да, җылысы да булачак

Киләсе ял көннәрендә Татарстанга алдан фаразланган салкыннар киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Шимбә көнне, 14 мартта, Скандинавиядән килгән циклон Россиянең Европа өлешенең төньяк-көнчыгышында урнаша. Нәтиҗәдә, республика аның тыл өлешендә булачак. Температура фоны түбәнәя башлаячак: төнлә һава температурасы -1дән +2 градуска кадәр, көндез +1дән +6 градуска кадәр күзәтелә.

Урыны белән юеш кар явачак, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык барлыкка килә. Моннан тыш, төнлә көчле җил булачак.

15 мартта Татарстанда салкын һава торышы саклана. Якшәмбегә каршы төндә -3, +1 градус була. Көндез һава температурасы нульдән 5 градуска кадәр җылылыкта булачак. Җепшек кар булуы ихтимал, юлларда төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Киләсе атна башында республикада һава торышын көнбатыштан килгән атмосфера фронтлары билгеләячәк. Алар үзләре белән кар һәм көчле җил алып килә, урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда тагын бозлавык хасил була. Кичен һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә -2дән +3 градуска кадәр күзәтелә.


Фикер өстәү