Белгечләр икътисади вазгыять турында:«Шоктан соң җиңеллек килә»

Атна башы Россия икътисадын шок хәлендә калдырды. Бәйрәмнән соң без рубль һәм нефтьнең бәясе төшеп, доллар һәм евроның өскә сикерүен күрдек. Дөньядагы вазгыятьнең Россия, Татарстан икътисадына йогынтысы ничек булачак? Беренче чиратта нинди товарларга бәяләр артачак? Әлеге һәм башка сорауларга без Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев белән әңгәмәдә ачыклык кертергә тырыштык.

Марат Һадиевич, ОПЕК+ килешүе өзелүенең нәтиҗәләрен сез ничек бәялисез? 

– Бернинди икътисад да кискен үзгәрешләрне яратмый. Менә мондый хәлләр һәрвакыт сагайта һәм икътисад билгесезлек сызыгына керә. Шуңа күрә ОПЕК+ килешүе өзелүне яхшы фактор дип бәяләп булмый. Дөрес, матбугат чараларында бу мәсьәләгә карата фикерләр төрле. Кайбер кешеләр, имеш, без моңа күптәннән омтылдык, дигән фикерләрен җиткерә. Ләкин чынлыкта, миңа калса, Россия икътисады өчен тотрыклылык саклау яхшырак. Бу фикердә торучылар (ягъни әлеге адымны хуплаучылар) хәзер нефть дөнья базарында үз өлеше өчен көрәш бара, дип уйлый. Сланец нефтен чыгару буенча технологияләр уйлап табылгач, дөнья базарына эшкәртелмәгән нефть чыгару күләме кинәт артты. Беренче чиратта, Америка нефте. Анда әлеге технологияләр бик көчле эшләнгән иде. Шуңа күрә нефть чыгару да бик нык артты. Моңа кадәр нефтьне һәрвакыт читтән алган Америка, киресенчә, экспортка чыгара башлады. Шуңа күрә эшкәртелмәгән нефть белән традицион тәэмин итүчеләр сизелерлек кимеде. Алдан килештерелгән сәясәт дип уйлаучылар фикеренчә, сланец нефте кыйммәтрәк булу сәбәпле, бәяләр төшәчәк һәм алар көндәшлеккә каршы тора алмыйча, базардан китәчәк. Ләкин болай булуы икеле. Берничә ел элек моңа омтылыш булды инде. Сланец нефте чыгару технологияләре яңа. Һәм анда әледән-әле ачышлар ясала. Шуңа күрә ул очсызлана. Бәясе төшү сланец нефте өчен беренче этапта гына авыр булачак, ләкин Америка икъдисады аңа бирешмәячәк. Дөнья базарында үз өлешен саклап калу өчен, алар салым түләүләрен киметергә мөмкин, мәсәлән. Ләкин, миңа калса, көрәш кискенләшәчәк кенә.

Хәтта без чыгара торган машиналарда да чит ил запас частьлары кулланыла. Алар барысы да кыйммәтләнәчәк. Бу автомобильләргә генә кагылмый. Көнкүреш техникасы, кием-салым, балалар әйберләре, дарулар… Теләсә нинди товар импортка бәйле. Тулысы белән читтән кертелгән товарларга бәя күбрәк артачак, әлбәттә. Хәзер бер генә илнең дә чиста үз товары юк. Бөтен илләр дә бер-берсенә бәйле.

Америка өчен вазгыять аңлашыла кебек. Ә Россия моны ничек кичерер икән?   

Безнең өчен нефть бәясе төшү яки дөнья базарына азрак чыгара башлау һәрвакыт авыр, чөнки бюджет нефть кеременә (аерым алганда валюта кеременә) бик нык бәйле. Шуңа күрә моның  нинди нәтиҗәләргә китерәсен беркем дә төгәл әйтә алмаячак. Төрлечә фаразларга гына мөмкин. Бездә нефтькә бәя төшү рубль курсына да начар тәэсир итә. Рубль долларга бәйле. Һәм нефть бәясе төшү, ягъни Россиянең валюта кереме кимү долларның –  кыйммәтләнүенә, рубльнең арзанаюына китерә. Без шуны күрәбез дә инде.

– Доллар бәясенең чиге кайда булыр икән соң?

Доллар бәясе 75 сумга кадәр җитте. Ләкин бу – вакытлыча күренеш. Миңа калса, хәлләр яхшырачак, ләкин доллар инде элеккеге позициясенә кайтмаячак. Карап карарбыз… Беләсезме, икътисадны фаразлау авыр, чөнки монда икътисади фактор гына роль уйнамый. Монда күп нәрсә төрле катнашучыларның сәяси адымнарыннан да тора. Ә сәяси адымнарны алдан әйтү бик кыен. Шуңа күрә болай яки тегеләй булачак, дип фаразлаучыларның сүзләре һәрвакытта да чынга ашмаска мөмкин. Еш кына алар чынбарлыкка туры да килми. Әгәр сәяси карарлар хәлне тагын да катлауландырса, доллар арту дәвам да итәргә мөмкин. Ә бәлки, стабильләшеп, бераз төшәр дә. Миңа калса, шулай булыр. Чөнки һәрвакыт бер валютаның күтәрелешеннән, икенчесенең төшүеннән соң артка чигенеш була. Шоктан соң бераз җиңеллек килә, ләкин бервакытта та элеккеге позициягә кайту булмаячак. Безгә исә көтәргә һәм күзәтергә генә кала.

– Әлеге үзгәрешләрнең Татарстанга йогынтысы ничек булыр икән?

Республика соңгы 20 елдан артык нефть чыгаруга бәйлелекне киметү буенча актив эш алып барды. Эшкәртү куәтен арттыру өстендә эшләдек. Хәзер без нефтьне, Советлар Союзы чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк эшкәртәбез. Һәм эшкәртелгән продуктның бәяләре азмы-күпме тотрыклы. Эшкәртелмәгән нефть бәясе турында болай дип әйтеп булмый. Ул я арта, яки бик нык төшә. Шуңа күрә керемне моннан гына алучыларның табышлары тотрыклы түгел. Бу яктан без дөрес карар кабул иттек. Ләкин аннан соң, нефтьтән кергән керем Татарстанда калмый иде. Аларны һәрвакыт федераль үзәк алып, берничә ел дәвамында Стабилизация фондына туплады. Әгәр нефть бәясе бик нык төшсә, Россия берникадәр вакыт әлеге фондка ышана ала. Фондның да үз тарихы бар. Күп кенә сәясәтчеләр моның ни өчен кирәклеген аңлап бетермәде. Ләкин бу безне 2008-2009 еллардагы кризис вакытында коткарды. 2015-2016 елларда да ярдәм итте. Хәзер дә шулай булачак. Шуңа күрә, минем уйлавымча, әгәр без киләчәк турында уйлыйбыз икән, даимилек булмаган дөньяда мондый фондлар оештыру – дөрес сәясәт. Шуны да онытмаска кирәк: нефтькә ихтыяҗ кимүнең сәбәбе – аны дөнья базарына күпләп чыгара башлау гына түгел. Коронавирус та хәлне катлауландырды. Чөнки без икътисадның ябылуын күрәбез, сату-алулар, хезмәт күрсәтүләр кими, туристлык тармагы бөтенләй авыр хәлдә, массакүләм чаралар тыелган. Болар барысы да: транспорт чыгымнары, хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ – икътисадның бер өлеше. Шуңа күрә нефтькә ихтыяҗ шул сәбәпле дә кимеячәк.

Товар бәяләре ничек булыр икән? Арту аларга да кагылыр бит инде?

Рубль курсы төшү белән үк импорт кыйммәтләнә. Экспортка чыгаручылар өчен бу файдага гына, ә импорт өчен – киресенчә. Ә безгә бик күп товар читтән кертелә.

Зөһрә Садыйкова  

 


Фикер өстәү