Татарстанда эре чаралар тамашачыларсыз гына узачак

Күптән түгел генә Европа илләренә сәфәр кылган Татарстан хөкүмәт әгъзалары да – карантинда. Бу турыда бүген журналистларга Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән брифингтан соң җиткерде.

– Татарстанда эре чараларда тамашачылар тәгаен катнашмаячак – барысы да он-лайн режимда булачак. Европа илләреннән кайткан гражданнарга ике атналык карантин узу мәҗбүри. Татарстан хөкүмәте әгъзалары арасында да эш сәфәре белән әлеге илләрдан кайткан кешеләр бар. Президент авыр эпидемиологик вазгыять булган илләргә барудан тыелып торырга киңәш итә, – диде Лилия Галимова.

Ул шулай ук тагын бер тапкыр мәктәп укучыларының әти-әниләре мөрәҗәгать итеп, язгы каникул вакытында балаларны чит илгә алып чыкмаска чакырды. Һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү