Су басу куркынычы булган Татарстан авыллары ни хәлдә?

Кар күп булмаса да, елгаларда су шактый җыелган. Урамнардан гөрләвекләр ага инде. Авыллардан ишетелгән хәбәрләр әлегә шундыйрак. Узган елларда Кайбыч районының Борындык, Яшел Үзән районының Татар Танае авылларын су баскан очраклар булган иде. Быел хәлләр ничегрәк?

– Бәрле елгасында ташу башланды инде. Бозлар ага. Су бер күтәрелә, бер кими. Бүген шактый җыелган. Яңгыр ява, яуса, тагын артырга мөмкин. Ләкин авыл эченә җәелмәгән. Быел су басулар булырга охшамаган, – ди Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Гөлчәчәк Габдрахманова.

Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин әйтүенчә, авылларда яз хакимлек итә.

– Гөбнә елгасы тулды инде. Суы яр белән тигезләште. Быел яз бик иртә, хәтта бер айга ашыгып килде. Бу вакытта былтыр кар да эремәгән иде әле. Яңгыр бер атна яумаса, ташу тиз узар кебек. Ике ел элек Татар Танае авылында 30лап йортны су баскан иде. Узган ел да, быел да кар күп яумады. Ява тора, эри тора дигәндәй. Гадәттә, Гөбнә елгасы янәшәсендәге урамнардагы 14-15 йортның идән астына су керә торган гадәте бар. Әлегә авыл халкыннан андый хәбәрләр ишетелми, – ди Фәнис Мирхатуллин.

Әтнә районында басу-кырлардагы су ташкыны Ашыт елгасына җыелган. Ашыт өсте генә түгел, елга буйлары да, елдагыча, су белән тулыланып килә икән.
Районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов әйтүенчә, ташу 2-3 көн элек башланган. Моңа кадәр дә районда яз тыныч кына үткән.

– Ашыт елгасы район аша уза. Янәшәдә Өҗем, Күңгәр, Ташчишмә һәм башка авыллар урнашкан. Кар күп булмады, су басу куркынычы янамый. Әлеге мәсьәләне күз уңында тотабыз. Райондашлар бер дә борчылмасын, – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү