Быел кышын тун киеп йөрү бик тәтемәде. Көннәрнең гайре табигый җылы торуы затлы киемне элгечтән ерак җибәрмәде чөнки. Әмма аны карарга кирәкми, дигәнне аңлатмый әле бу. Ник дигәндә, кием кыш буена хәтта бер тапкыр киелмәгән очракта да тәрбия таләп итә. Киләсе кышларда тунны күбрәк киюгә өметләнеп, аны ничек дөрес итеп саклауга куярга?
1.Һава торышы азмы-күпме “минуслы” булган көннәрдә (синоптиклар аларны мартның икенче яртысында вәгъдә итә) кышкы киемгә “һава сулатыгыз”. Бигрәк тә – кыш буе бер тапкыр да киелмәгәненә. Ник дигәндә, мех “суларга” тиеш. Әмма аны киеп йөрү мәҗбүри түгел. Суыграк көндә балконга яки авыл җирендә ишегалдына чыгарып элсәң, шул җитә. Бераз “туңсын” һәм җилләнсен. Мех өчен бик файдалы бу.
2. Тунның эчен-тышын бик игътибар белән карап чыгыгыз. Төерчекләнебрәк, киезләнебрәк торган урыннарын тарап җибәрегез. Итәкләренә, җиң очлары, якасына аеруча игътибарлы булыгыз.
3. Кием нык пычранса яки су үткәрсә, махсус “химчистка”га юл тотыгыз. Ә инде юк-бар гына пычрак-таплардан үзегез дә котыла аласыз. Кайры тундагы май табын нашатырь спирты эремәсе (ярты литр суга 1 чәй кашыгы нашатырь һәм 3 аш кашыгы тоз салып) бетерә. Күптәнге тапны, бер чеметем кер юу порошогы салып, бензинга чылатылган чүпрәк белән ышкыгыз.
4. Тун җиңнәрен эчен тышка әйләндереп, әкрен генә кагыгыз. Тузанын һәм мехтагы көя личинкаларын (эләккән очракта) коеп төшерү өчен шулай кирәк.
5. Киемгә шкафта иркенлек тудырыгыз. Киштәгә төреп куймагыз. Тунны киң “плечик”ка (тары киемнең формасын боза) иркенрәк итеп элегез, юкса мехы йомарланырга мөмкин.
6. Тунны махсус капчыкка урнаштырып саклаудан да яхшысы юк. Капчыкның синтетик түгел, ә киҗе-мамык тукымадан булуы әйбәт. Чөнки мех, инде әйткәнебезчә, һава “суларга” ярата. Табигый тукымадан тегелгән капчык юк икән, аны иске җәймәгә алыштырырга була. Тунны “плечик”ка элеп, өстеннән җәймә белән урагыз да кырыйларыннан булавкалар белән эләктереп куегыз.
7. Капчыктагы мех яки йоннан эшләнгән кием кесәләренә, яка астына көядән саклану өчен кипкән әфлисун кабыкларын, яран гөле, сазанак (багульник) ботакларын салып куегыз. Корткычтан саклану өчен билгеләнгән химик препаратлар исенә тыныч караучылар бу максатта нафталин куллана ала. Әмма аны, порошокка әйләндереп, тунга сибәргә яки суда эретеп бөркергә ярамый. Киемне җәй дәвамында берничә тапкыр җилләтеп алу әйбәт.
Фото: yapokupayu.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat