Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә тотынды

Бу эшкә республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы игенчеләре кереште. «Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 305 гектарда көзге арыш һәм бодайны ашлама белән тукландыралар. Аларга Чистай районы кушылды. Якын арада Азнакайда да кырга чыгарга ниятлиләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 13 мартка республикада 107615 тонна, ягъни бер гектарга 38,5 кг минераль ашлама тупланган, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 6 килога артыграк.  Зәй районы хуҗалыклары 5172 тонна, ягъни бер гектарга 77 кг туплаган, Сарманда бу саннар – 5567 тонна һәм 70,4 кг, Тукай районында исә 4734 тонна һәм 63 килограммны тәшкил итә.


Фикер өстәү