«Мондый күргәзмәләр авыруларның тормышларын бизи, авыруларга яхшы эмоцияләр бүләк итә бит»

Авыруларның савыгуы табибка гына бәйле түгел. Тирә-яктагыларның мөнәсәбәте, кәеф, ягъни рухи халәт тә бар бит әле. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әнә шул фикердә.  Шуңа күрә биредә фоторәссам Солтан Исхаковның эшләре тупланган күргәзмә ачылу гаҗәп тә түгел.

Әлеге фотопроект хастаханәнең төп корпусында эшли. Беренче күргәзмә мәхәббәт хисе һәм аның күптөрлелегенә багышланган. “Он и она” дип исемләнгән фотокүргәзмәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Рәссамнәр берлеге һәм Татарстанның Фотографлар берлеге әгъзасы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотографы Солтан Исхаков тәкъдим итте. Мәхәббәт — ул тормыш. Фотоларда да әнә шул тормыш сурәтләнә. Фотограф үзе тәкъдим ителгән рәсемнәрнең берничә ел дәвамында эшләнгәне һәм һәр кадр артында аерым бер кеше тарихы икәне турында сөйләде.

– Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы мөнәсәбәтләр безнең тормышыбызда гаять зур урын алып тора. Биредәге фотоларга карауга: “Чын тормыш бит бу!” – дип әйтәләр. Объектив аша кешеләр арасындагы саф хисләрне түкми-чәчми җиткерә алуыма мин бик шат, – ди Солтан Исхаков.

Әлеге галерея “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән берлектә әзерләнә. “Быел “Татар-информ” агентлыгының – 30, ТАССРның 100  еллыгы. Әлеге идея шуннан да килеп туды. Безнең фотографияләр авурларга тизрәк савыгырга ярдәм итә дип өметләнәбез”, — диде агентлыкның һәм акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Табиблар, әлеге күргәзмә авырулар өчен бик яхшы арт-терапиягә әйләнәчәк, дигән фикердә. Баш табибның медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Раиса Гуслякова исә, экзпозицияне караганнан соң, күз яшьләрен тыя алмады:

– Авыру кешенең  эчке халәтенә дә зыян китерә. Мондый күргәзмәләр аларның тормышларын бизи, авыруларга яхшы эмоцияләр бүләк итә бит!

Аның сүзләре күргәзмәнең рәсми ачылышына кадәр үк расланган: тәүлек эчендә рәсемнәр урнаштырылган коридор аша узучылар саны бермә-бер арткан икән. Авырулар үзләре дә бу проектны хуплауларын белдерде.

– Авырып яту бик күңелле түгел. Мондый күргәзмәләр бераз онытылырга, күңел ачарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, авыруларның күбесе – өлкән яшьтәге апа-абыйлар. Алар әлеге сурәтләргә карап, яшьлекләрен, тормышларында булган матур мизгелләрне исләренә төшерә, – дип сөйләде авыруларның берсе.

Хастаханәнең төп корпусында әлеге фотопроект даими рәвештә эшләячәк. Эчтәлеген үзгәртеп, авыруларны тизрәк аякка бастырырга ниятлиләр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү