Сугыш башлана калса яшеренергә урын төземәкчеләр

Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат бушлай белдерүләр куелган сайтта бомбадан саклану урыны төзү өчен  инвесторлар эзләве  турында хәбәр иткән.  Ул объектны  инвесторлар белән өлешләп төзергә тели. Андагы бер урын 15 млн тирәсе торачак.  Беренче сатып алучыга  бүләк  йөзеннән дүрт  өстәмә урын да биреләчәк.

Әлеге ир-ат сүзләренә караганда,   бомбадан саклау урыны  100 квадрат метр булып, 25 кешегә исәпләнәчәк.  Анда шулай ук  азык-төлек саклау урыны һәм җир асты теплицалары булачак.   Яшелчәләр үстерү өчен  шартлар тудырылачак.  Әлегә бу ир-атның   суга чыгу мөмкинлеге булган җир кишәрлеге бар икән.  Аның әйтүенчә, бу хыялы тормышка ашса, биологик  агулаулар булса яки атом-төш кораллары  белән һөҗүм итсәләр, җир астында  бер ел тирәсе  курыкмыйча  яшәп булачак.

 


Фикер өстәү