Чүпрәле районының Иске Задур белән Яңа Задур авыллары арасында юл өзелгән. Алар бу турыда район редакциясенә хәбәр иткән.
Район башлыгы Марат Гафаров әлеге проблеманы Алешкин-Саплык авылы башлыгы Петр Артемьевка контрольдә тотарга кушты. Якын арада ике авыл арасындагы әлеге региональ әһәмияттәге юлны норматив хәлгә китерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.