Татарстан — төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урында. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада төп капиталга инвестицияләр 640,8 миллиард сум (2018 елда – 629,7 миллиард сум) тәшкил иткән». Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара.
Республика буенча предприятие һәм оешмаларның үз акчалары өлеше төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә – 64, ә җәлеп ителгән акчалар 36 процент тәшкил иткән. Соңгылары арасында 13,7 проценты – бюджет, 7,4 проценты – кредит һәм 1,4 проценты өлешле төзелешкә оешмалар һәм халыктан җәлеп ителгән акчалар.