Яздан нәрсә көтәсез? Сораштыру

Коронавирус, икътисади һәм сәяси уенннарга карап тормый – яз килә. Быел ул тагын да иртәрәк ишек шакыды. Көннәр җылытты, гөрләвекләр ага башлады. Күзләр бакча ягына ешрак карый. Ә сез яздан нәрсә көтәсез?

Нурсөя Шаһитова, Балтач районының Кили авылы бакчасы тәрбиячесе:

– Бу көннәрдә урамнарда гөрләвекләр ага башлады инде. Инештә дә сулар артты. Таудан да, шаулап, су төшә. Соңгы елларда андый хәлне күргәнем юк иде әле. Югыйсә быел кар узган елга караганда азрак яуды. Көчле ташулар булырга охшамаган. Шулай да авылда идән асларына су кергән кешеләр дә бар. Элек балалар, су ерып, гөрләвекләрдә көймә агызып уйный иде. Хәзер әллә алар интернет белән мавыга, әллә кызыксынмый. Без үзебез катыргы, агач кисәкләре агыза идек. Яз көне күңел шундый күренешләрне дә көтә. Яз исе аңкый. Бакчага чыгып, җыештырасы килә.

Ифира Сайбатталова, Биектау районының Торнаяз авылында яшәүче пенсионер:

– Авыл тормышы белән яши башланганга тугыз ел гына әле. Шуңа күрә оста бакчачы булып җитеп булмый. Тәрәзә төпләренә яшелчә үсентеләре утыртмыйм. Шулай да бакчага утыртырга дигән чәчәкләрем бар. Кабак, карбыз үстерәм. Яз кәефе бар инде күңелдә. Ишегалдында гөрләвекләр ага. Бер көнне Дөбьязга барганда, күпер янында туктап, шарлавыклар акканын карап тордым. Таштан ташка бәрелеп, бик күңелле агалар. Матур яз килә. Тиздән Санкт-Петербургтагы музейга барырга җыенам.

Алсу Гыйльметдинова, укытучы:

– Мәктәптә эшләгәч, язгы каникулны көтеп торабыз. Бераз гына булса да ял итеп, киләсе чиректә укытырга көч җыярга исәп. Авыл җирендә яшәгәч, эш бетми. Коронавирус турында уйлаган юк. Бәяләр күтәрелә дип, азык-төлек тә җыймыйбыз. Аллага тапшырган, күңелгә начар уйлар килми. Киресенчә, яз килә, дип сөенәм. Үсентеләр утыртырга дип торам.

Асылъяр, җырчы:

– Узган ел сентябрь аенда эшкә чыктым. Олы улым мәктәпкә, кечесе бакчага китте. Тормыш мәшәкатьләренә чумып яшәгән чагым. Балалар кечкенә булгач, эштә дә ярты көн генә эшлим. Үземне тулысынча гаиләгә багышларга туры килә. Нинди генә мәшәкатьләр булса да, яз килүгә сөенәм. Мин, гомумән, көздән үк язны көтәм. Салкын кышны, кар-буранны яратмыйм. Язы да җылы, җәе дә эссе килсен иде дип теләп торам.


Фикер өстәү