Әйтеп кенә бактым | Сугышның бер чалымы

Дустым, фикердәшем, «кайнар нокта»ларда булган офицер Рөстәм Гомәров бер гыйбрәт җибәргән иде. Ул миңа әледән-әле төрле идеяләр ыргытып тора инде. Әлеге язманы газетада бастырыр өчен юлламаган, әмма «башкаларга да җибәр» дип куйган.

Инде менә укучыларыбыз да уйлансын дип, үзем өчен гайре табигый тоелган вакыйга турында кайбер фикерләремне әйтеп бакмакчы булам. 1960 нчы елларда Ленинградның Парголово районында яңа йортлар төзергә урын булсын өчен, иске йортларны сүтә башлыйлар. Шул вакыт хәрабәләр арасыннан бер истәлек тактасы килеп чыга. Аңа эт сурәте беркетелгән һәм астына «Кадерле дустыбыз Трезорга (1939 – 1945 еллар) ул коткарган кешеләр исеменнән» дип язылган була. Шул тирә халкы истәлек тактасының Ленинград блокадасы белән бәйле икәнен чамалый һәм сугыш елларында мондагы агач йортларда кемнәр яшәгәнен ачыклый башлый. Тәки бер кеше табыла бит! Инде чәчләренә чал кергән бер ир сугыш вакытында шушы урындагы бер йортта дүрт гаилә яшәве, Трезор кушаматлы этнең аларны ач үлемнән коткаруы турында адәм ышанмаслык нәрсәләр сөйли. Трезорның үз хуҗасы булмый, ягъни ишегалды эте була ул. Әмма һәр гаилә аны үзенеке саный, ашата, бала-чага исә Трезор белән уйнарга ярата. Кыскасы, эт һәркем өчен «үз кеше»гә әйләнә.

Сугыш башлангач, боҗра эчендә калган Ленинград халкының нинди михнәтләр чигүен укып, фильмнар карап беләбез инде. Тәүлегенә 150 грамм ипигә җан саклап булмый, халык ачлыктан, төрле кизүләрдән кырыла. Шул вакытларда да кешеләр, үз авызларыннан өзеп булса да, Трезорга да өлеш чыгара. Көннәрдән бер көнне эт ашый торган савыт та бушап кала. Аптырагач, агач йортта яшәүчеләр эт савытына су салып куя. Трезор савыт янына килеп суга карап-карап тора да каядыр китеп юкка чыга. Кешеләр моңа шатлана да әле, чөнки Трезорның ачлыктан үлгәнен күрәселәре килми. Ә эт югалмый. Шул ук көнне кичкә таба кыр куянын авызына капкан килеш ишегалдына кайтып керә бу. Куянны ишегалдының нәкъ уртасына куя. Янәсе, мәгез, ашагыз! Агач йортта яшәүчеләр куян итеннән аш пешерә, аяк-эчәгеләрен эткә бирәләр. Шуннан соң Трезор көн саен куян тотып алып кайта башлый.

Мин «тишек авыз» бит инде, әлеге гыйбрәт турында дус-ишләргә сөйләп йөри башладым. Берәүләр еламсырап тыңлады, икенче берәүләр: «Көн саен алып кайтырга каян куян табып бетергән икән соң ул?» – дип ышаныр-ышанмас тыңладылар. Ышануы да кыен шул, бит Трезор куянны айлар буе ташый. Ә сугыш елларында озынколаклар шактый ишәя. Чөнки шәһәр читендә уңыш җыелмый калган колхоз-совхоз басуларында җәнлек-җанварларга нигъмәт бик күп була. Шунысы кызык: кайберәүләр Трезорга ияреп басуларга баралар һәм бәрәңге дә җыйгалап кайталар. Куян тиресеннән бияләйләр тегеп толкучкага чыгалар, шырпы-тоз ишеләргә алыштыралар. Хәтта яңа ел алдыннан шоколад та алып кайталар. Блокадалы Ленинградта шоколад ашап яңа ел каршылау турында буыннан-буынга сөйлиләр.

Көннәрдән бер көнне Трезор канга батып көчкә сөйрәлеп кайта да ишегалды уртасында җан бирә. Минага эләккән була ул. Трезорны шул тирәдә яшәгән бөтен халык күз яшьләре агызып җирли һәм истәлек тактасы куя. Төзүчеләр әлеге тактаны нишләтергә белми аптырап кала. Алып кына атарга күңел тартмый, кул бармый. Чөнки Трезор күпме кешене үлемнән коткарып калган бит. Куян шулпасы дүрт гаилә яшәгән йорттагыларга гына түгел, күрше-тирә йортта яшәүчеләргә дә эләккән. Шуннан соң берәү истәлек тактасы урынына чыршы утыртырга тәкъдим итә. Яңа микрорайондагы күпкатлы йортларның берсе каршында бүген дә үсеп утыра ди бу чыршы. Тәгаен генә шулайдырмы – әйтә алмыйм. Чыршы гомере бер гасыр чамасы дип ишеткәнем бар үзе. Һәрхәлдә, ишегалдының гади бер эте турындагы әлеге кыйссаны хәтерләүчеләр-белүчеләр шактый әле. Менә сез дә белдегез.

Сугыш кешеләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә әхлак сынавы булды. Ул кешеләрне берләштерде дә, шул ук вакытта ерткычларга да әйләндерде. Сугыш барган җирдә генә түгел, тылда да төрле явызлыклар кылынды, күпме бандалар оешты, исән калыр өчен кайберәүләр бер-берсен ашарга әзер иделәр. Әйе, андый мисаллар да бар. Трезор исә кеше өчен үзен корбан иткән бер изге җан кебек тоела.

Хайваннар уйлый белми, диләр. Мин моңа шикләнә дә башладым әле. Трезор бер-бер этлек эшлисе урынга, ничекләр генә итеп кеше хәленә керә белгән, халыкның ачка тилмергәнен сизгән һәм үз ишегалды кешеләренә куян тотып кайту уе ничекләр генә итеп аның башына керә алган икән, дим. Язганнарым бераз вәсвәсәгә дә тартадыр, бәлки. Әмма алар – булган хәл. Әлеге гыйбрәтне башкаларга да сөйләгез, кирәк тапсагыз, үзегездән өстәп-өстәп тә сөйләгез. Менә мин дә үз уйларымны әйтеп бактым.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү