Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы канунга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә «О совершенствовании регулирования отдельных вопросов организации и функционирования публичной власти» кертелгән федераль законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Яңалыклардан күренгәнчә, Төп законга үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүеннән соң үз көченә керергә тиеш, аларны кабул итү тәртибе — законның рәсми басмасыннан соң.

Хәзер Конституциягә элек эшләнгән төзәтмәләрне РФ Конституция суды карарга тиеш. Әгәр дә ул төзәтүләр законлы дип санаса, төзәтмәләр бөтен халык тавыш бирүенә чыгарылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү